Миңнеханов Казан Яшь тамашачы театры актрисасына Татарстанның халык артисты исемен бирде
Казан Яшь тамашачы театры актрисасы Гүзәл Шакирҗанова белән Татарстан Халык уен кораллары дәүләт оркестрының думбрачысы Гүзәл Мөхәммәтдиновага «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Казан Яшь тамашачы театрының драма артисты Гүзәл Шакирҗанова һәм Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кыллы уен кораллары кафедрасы профессоры, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Дәүләт оркестры артисты Гүзәл Мөхәммәтдинова күпьеллык нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге һәм театр һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен билгеләп үтелде.