Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә
Бүген, 6 апрельдә, һәм иртәгә, 7 апрельдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шимбә көндез, якшәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә, шулай ук Казанда да кабат бозлавык хасил була. Моннан тыш, юлларда да бозлавык фаразлана.
7 апрельдә төнлә һәм иртән төбәктә кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин.
«Татар-информ» белдергәнчә, бу ялларда республикада сизелерлек суыта. Аңа кадәр татарстанлыларны һава температурасы тиздән төшәчәге турында Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев кисәткән иде.