Казанның Киров районында торак төзү өчен 11 гектар җир дәүләт резервына кертелгән
Казанның Киров районында торак төзелеше өчен 11 гектардан артык мәйданлы кишәрлек резервланган. Тиешле боерыкны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Кишәрлек өч елга дәүләт резервына кертелгән. Ул Нурихан Фәттах урамында урнашкан.