Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан журналист эшләре конкурсы башланды
Татарстанда «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» журналист эшләре конкурсы башланды. Гаризалар 3 майга кадәр кабул ителә.
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы хәбәр иткәнчә, конкурс 5 номинация буенча уздырыла.
«Республика басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы мәкаләсе», «Муниципаль басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы мәкаләсе», «Иң яхшы телевизион проект», «Иң яхшы радио - проект», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты», «Муниципаль берәмлекнең социаль челтәрләрдә иң яхшы сәхифәсе» дигән темалар бар.
Гаризаларны 3 майга кадәр җибәрергә була. Алар электрон рәвештә sovmo.rt@yandex.ru адресына кабул ителә.
Конкурс материаллары әзерләү өчен документлар сылтама буенча тәкъдим ителгән.
Конкурста җиңүчеләргә махсус дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.