Казан хакимияте «Курган» зиратында табутлар йөзеп чыгу турында хәбәрне кире какты
Казанның Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе «Курган» җирләү комплексында язгы ташу сәбәпле табутлар һәм мәетләр йөзеп чыгуы турындагы хәбәрләргә җавап бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан башкарма комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Шимбә көнне «Курган»га полиция хезмәткәрләре килде. Гариза бирүче мөрәҗәгатендә китерелгән фактлар расланмады: кешенең гәүдә өлешләре һәм табутлар өскә чыкмаган, бернинди зур деформацияләр юк», - диелә хәбәрдә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
Элегрәк Mash Iptash телеграм-каналында кулланучы Фәрит Гайсинның видеосы чыккан иде. Ул, имештер, җомга көнне коточкыч күренешкә тап булган. «Җир ашалган, аннан кемнеңдер кулы һәм тагын 8 табут чыгып тора», - диелә телеграм-каналда.
«Видеода кышкы каберләр сурәтләнгән. Язын алар бераз утыра, чөнки кышын казылган җир туңа һәм таш кебек ката, ә яз көне эри. Кайбер очракларда бу, яхшылап урнаштырмаган очракта, кабер ташларының авуына китерергә мөмкин», - дип хәбәр иттеләр Казанның Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсендә.
Билгеләп үтелгәнчә, бу – яз өчен гадәти хәл, шуңа күрә кабер ташын мәетне җирләүгә үк түгел, ә соңрак куярга кирәк. Яңа зиратлар һәм каберләрдә җирнең утыруы аеруча нык сизелә.