Чиләбедә Тукай туган көненә багышланган шигърият бәйрәме була
Чиләбе шәһәрендә традиция буенча бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган зур шигърият бәйрәме узачак. Бәйрәм 26 апрель көнне 11.00 сәгатьтә Воровский урамындагы скверда, 21нче йорт янындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында була, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә.
«Габдулла Тукай шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Ул татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе. Кыска, әмма якты тормыш юлы үтеп, Тукай зур мирас калдырып китте. Аның әсәрләре үзенең кечкенә Ватанына, туган ягына, якыннарына, үз халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына мәхәббәт белән сугарылган. Тукайның күп кенә шигырьләре көйгә салынган, ә «Шүрәле» поэмасы Мариин һәм Зур театрда куелып килгән балет өчен нигез булып тора! Барыгызны да шигърият бәйрәменә көтәбез», диелгән хәбәрдә.