Бразилия Президенты Казанда узачак БРИКС саммитына килә
Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Силва Казанда узачак БРИКС саммитына килә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Бразилиянең Мәскәүдәге илчесенә сылтама белән хәбәр итә.
«Әйе, ул октябрьдә Казанда узачак саммитка килә», - дип җавап бирде Родриго де Лима Баэна Соарес иминлек мәсьәләләренә кураторлык итүче югары вәкилләрнең XII халыкара очрашуында журналистларның шул хактагы соравына.
БРИКСка 10 дәүләт керә. 2023 елның августында берләшмәгә берьюлы алты яңа катнашучыны, шул исәптән Аргентинаны да чакырдылар, әмма ул анда керүдән баш тартты. Берләшмәнең биш яңа әгъзасы – Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия быелның башыннан БРИКСта эшли башлады. Берләшмә бер блокка да керми һәм өченче якларга каршы юнәлдерелмәгән.
Элегрәк тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның БРИКС саммиты вакытында Казанга килү ихтималы хакында белдергән иде.
Чара 2024 елның 22-24 октябрендә ТР башкаласында узачак.