Әлки районы волонтерлары хәрбиләргә «УАЗ», «Нива» һәм медикаментлар җибәрде
Әлки районы волонтерлары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га протоиерей Андрей Зиньков сөйләде.
«Йөк составына медикаментлар, озак саклана торган азык-төлек, блиндажларны җиһазлау өчен төзелеш материаллары, газ баллоннары кергән. Әлки районы хәрби хезмәткәрләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен «УАЗ» һәм «Нива» автомашиналары сатып алынды», - диде протоиерей Андрей Зиньков.
Элегрәк Андрей атакайның махсус хәрби оперциядә катнашучыларга актив ярдәм итүе турында сөйләгән идек. Ул «Алга» батальоны медвзводы өчен махсус тактик аптечкалар һәм медицина рюкзаклары җыя.