Шартлау куркынычы аркасында Внуково аэропортының бер катында эвакуация булган
Шартлау куркынычы аркасында Внуково аэропорты катларының берсендә эвакуация булган. Бу хакта ТАСС хокук саклау органнарына сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк аэропортның Телеграм-каналында Внуковода пассажирларны тикшергәндә иминлек чараларын көчәйтүләре турында мәгълүмат бастырылды.
Шул сәбәпле, очарга планлаштырган гражданнардан аэропортка алданрак килүләрен сорадылар.