Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Күршеләр бәйрәм итте

«Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты һәм Кнәз торак-милекчелек ширкәте хезмәткәрләре поселокның Мәктәп урамында «Күршеләр көне» үткәрделәр. Чарада 5, 7, 9нчы йортларда яшәүчеләр катнашты. «Әйдәгез, тату яшик!» дигән шигарь астында узган бу бәйрәм җирлектә беренче тапкыр оештырылды. 

Күршеләр, яши-яши, иң якын кешеләргә әйләнәләр. Без аларга фатир ачкычларын да калдырабыз, гөлгә су сибәргә, эт-мәчеләрне ашатырга да кушып китәбез, тозга-шырпыга да керәбез һәм башка күп төрле йомышлар белән мөрәҗәгать итәбез.

Бәйрәм алдыннан күпфатирлы өч йортның да подъездларына белдерүләр элдек. Бакча эшләрен, башка мәшәкатьләрен читкә куеп, халык бәйрәмгә актив җыелды. Чараны уздыру урыны шарлар, плакатлар белән матур итеп бизәлгән иде. Алып баручылар әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, күршеләргә багышланган шигырьләр укыдылар. Әлеге йортларда яшәүчеләрне бәйрәм белән ТМШ рәисе Флера Хафизова котлады. Бу чара күршеләр арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуына китерде, аларны дуслыкта, татулыкта, үзара ярдәмләшеп яшәргә чакырды. Мәдәният хезмәткәрләре, аралашуны тагын да ныгыту өчен, уртак бәйгеләр игълан итте. Күршеләр хәрәкәтле уеннарда да катнаштылар, әдәби викторина сорауларына да җавап бирделәр, «Любовь и голуби» кебек күршеләр турындагы фильмнарны да искә төшерделәр, гармунга кушылып, матур җырлар да башкардылар, биеделәр, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Аннары өч буын вәкилләре вальс әйләнде.

Бәйрәмдә иң актив катнашучыларга оештыручылар төрле бүләкләр бирделәр, күршеләргә киңәшләр язылган буклетлар тараттылар. Өлкәннәр генә түгел, балалар да чарада бик теләп катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре чара ахырында күршеләрнең бүген генә түгел, һәрвакыт шулай тату яшәүләрен теләделәр. Татулыкларын, дуслыкларын исбатлап, күршеләр бер-берсен өйләренә чакырдылар һәм бәйрәмне чәй өстәле артында дәвам иттеләр. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *