Казан мәктәбендә балаларга аткан Галәвиевкә колониядә эшләргә рөхсәт ителмәгән

Казанның 175 гимназиясендә балалар үтергән өчен Оренбург өлкәсендә колониядә гомерлек җәза срогын үтүче Илназ Галәвиевкә медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча оешманың җитештерү объектларында эшләргә рөхсәт ителмәгән. Аның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылмый, дип хәбәр иткәннәр Оренбург буенча Россия УФСИН хезмәтендә. Бу турында ТАСС агентлыгы яза.

Баштарак телеграм-каналларда Галәвиев бер кешелек камерада утыра һәм сәбәпләрен аңлатмыйча, аны эшкә чыгармыйлар, шулай ук туганнарыннан озак вакыт хат та алмый, дигән хәбәрләр таралды.

«Интернетта 6 нчы төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәрнең хокуклары бозыла дигән хәбәр таралды, әмма бу дөреслеккә туры килми. <…> Хөкем ителгән Галәвиев барлык нормаларга туры килгән, ике кешелек камерада утыра. Аның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылмый. <…> Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Галәвиевкә сәламәтлек саклау өлкәсендәге норматив таләпләр нигезендә, оешманың җитештерү объектларында эшләү рөхсәт ителми», – диелә УФСИн хәбәрендә.

УФСИН матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, администрация яки башка хөкем ителүчеләр тарафыннан Галәвиевкә мораль һәм физик басым булмаган. Ул корреспонденцияне һәм посылканы даими алып тора. «6 нчы колониядә җәза үтүче, сәламәтлекләре буенча эшкә яраклы тоткыннар, барысы да хезмәт законнары нигезендә оешманың җитештерү объектларына эшкә урнаштырылган һәм моның өчен хезмәт хакы алалар», – дип өстәгәннәр идарәдә.

Шулай ук, хөкем ителгәннәрне урамга алып чыкмыйлар дигән сүз дә дөрес түгел. Тоткыннар көндез урамга чыга, тиешле участоклар видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, дип сөйләгәннәр УФСИНда.

Казанның 175 нче гимназиясендә укып чыккан Илназ Галәвиев 2021 елның 11 маенда бу мәктәптә атыш оештырды. Җиде укучы һәм ике укытучы һәлак булды, 139 кеше авыр яраланды. Барлыгы 600 кеше зыян күргән дип танылды. Татарстан Югары суды Галәвиевкә махсус режимлы колониядә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирде, шулай ук 200 мең сум штраф салды. Галәвиев гомерлек җәза срогын Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә 6 нчы төзәтү колониясендә («Кара дельфин») уза.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Соль-Илецке

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Оренбургской области
Экология в Оренбургской области
Спорт в Оренбургской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Соль-Илецке и Оренбургской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *