Туган көн бәйрәм иткәндә ундүрт яшьлек үсмерне атып үтергәннәр

Санкт-Петербург шәһәрендә бер фатир ишеге төбендә ундүрт яшьлек малай мәете табылган. Бу фатирда судья яши, ә атып үтерелгән Влад исемле үсмер яхшы һәм акыллы егет булган. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

7 мартта кич белән Петербургның Ижор батальоны урамындагы йортта яшәүчеләр баскычлар арасында 14 яшьлек малай мәетен таба. Аның башы атып яраланган. Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Башлангыч версия буенча, малайны ау мылтыгыннан атып үтергәннәр.

«Бишенче канал» хәбәрчесе мәрхүмнең якыннары белән аралашкан. Влад 7 мартта иптәшенең туган көненә җыена. Ләкин бәйрәмдәге малайларның берсендә корал булыр дип беркем дә башына китерми.

«Ул тәмәке тартмый, аракы эчми, акыллы. Минемчә, компания дә шундый була. Алар коралны кайдан алгандыр, әйтә дә алмыйм», — дип сөйли мәрхүм баланың туганы.

Владның анасы фаҗигане бәхетсезлек очрагы дип саный. Аның сүзләренчә, әлеге хәл алкоголь белән дә, наркотиклар белән дә бәйле түгел. Аның улы Влад һәм мылтыктан аткан малай арасында конфликт та булмаган.

«Бәхетсезлек очрагы аркасында минем улым һәлак булды», — дигән бу хатын «Бишенче канал» хәбәрчесенә.

РЕН ТВ каналы мәгълүматы буенча, фатирда өч үсмер туган көн бәйрәм итә, алар хоккей карый. Билгесез сәбәп аркасында, малайларның берсе мылтыктан атып җибәрә, аннары мәетне баскыч төбенә чыгарып куя һәм үзе кача.

Дусларның өченчесе үзенең әтисенә шалтырата, барысын да сөйләп бирә. Ир-ат фаҗига урынына килеп җитә, хокук саклаучыларны чакыра.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ишекне ватып ачмый. Тиздән фатир хуҗасы — судья һәм аның 20 яшьлек кызы кайта. Судьяның малаен үтерүдә шикләнеп эзли башлыйлар. Соңрак ул тоткарлана. Бу турыда Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителде.

«Мылтыктан атучы балигъ булмаган үсмер тоткарланды. Якын арада аннан сорау алачаклар», диелә хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, фатирда берничә үсмер була. Фатир хуҗасының улы танышына мылтыктан ата, яраланган бала үлә. Атучы бала исә мәетне баскыч төбенә чыгарып куя. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин фаҗиганең барлык нечкәлекләрен, мылтыкны саклау шартларын, үсмер бала аны ничек алганын ачыкларга кушты.

Соңрак билгеле булганча, тоткарланган 14 яшьлек А. белән тикшерүчеләр аралашкан. Ул дустын ялгыш атып үтерүен әйткән. Фаҗигадән соң анда шок булган, үсмер качарга маташкан.

А. сүзләренчә, ул атарга теләмәгән. Барысы да бик тиз һәм көтелмәгәндә булган. Ул әтисенең сейфыннан ИЖ-81 мылтыгын алып, дуслары каршында мактанмакчы була. Мылтыкны күрсәтә, патронташны тикшерми, затворны тарткалап куя. Шул чакта мылтык атып җибәрә. Пуля А.ның дусты Владның чигәсенә әлегә. Ул урында ук үлә. А. мылтыкны ташлый, мәетне өченче каттан җиденче катка алып менеп куя. Ни өчен шулай эшләгәнен ул үзе дә аңлата алмый. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Санкт-Петербурге

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Санкт-Петербурга
Экология в Санкт-Петербурге
Спорт в Санкт-Петербурге
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Санкт-Петербурге и Ленинградской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *