Сургутта татар теле курслары башлана
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Сургут шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы якшәмбе мәктәбендә татар теле курслары башлана. Монда телне өйрәнергә теләгән һәркем килә ала, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә. Әлеге курсларда ук быелның 10 октябрендә башланачак. «Безгә татар теле укытучылары һәрвакыт кирәк. Укытучыларны да көтеп калабыз», диелә хәбәрдә.