Казанда тәрәзә юу сыекчасы җитештерелә торган цех хуҗасы тоткарланган

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда студентлар күпләп агуланганнан соң тәрәзә юу сыекчасы җитештерелә торган цех хуҗасын тоткарланган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. Тәрәзә юу сыекчасы җитештерелә торган законсыз цех Тихорецкая урамында урнашкан складлар территориясендә табылган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, әлеге сыекчаны ясаган вакытта аңа метанол да кушканнар, ә аны гамәлдәге законнар нигезендә җитештерүдә кулланырга ярамый. Цех хуҗасын тоткарлаганнар. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Якын арада аңа карата чик кую чарасы билгеләнәчәк. Шунысын да искәртик: 17 ноябрьгә каршы төндә Салмачы бистәсендәге бер коттеджда студентлар метанол белән агуланган иде. 15 кеше хастаханәгә озатылды. Бер кызны коткара алмадылар – ул хастаханәдә вафат булды. Соңрак ачыкланганча, яшьләр танышларыннан биш литрлы шешә белән исерткеч сатып алган. Әмма аны багажникта яткан тәрәзә юу сыекчасы белән бутаганнар һәм хуш исләндергеч кушып, шул сыекчаны эчкәннәр. Легаль булмаган алкоголь сатучының шәхесе ачыкланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Тихорецке

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Краснодарского края
Экология в Краснодарском крае
Спорт в Краснодарском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Тихорецке и Краснодарском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *