Балык Бистәсе районында авыр тормыш ситуациясендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә

Районда һәр елны авыр тормыш ситуациясендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Быел да бу мөһим мәсьәлә игътибар үзәгендә.
Район башкарма комитетының  яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина белән әңгәмәбез шул хакта. 
 
- Наталья Константиновна, иң элек ачыклык кертик әле, нинди балалар  авыр тормыш ситуациясендә калган дип санала?
 
- Әлеге категориягә уртача керемнәре  Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган гаиләдә тәрбияләнүче; социаль куркыныч хәлдә калган; мәктәп яшендәге инвалид балалар керә. Шулай ук социаль реабилитациягә мохтаҗ булган, махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар да авыр тормыш ситуациясендә калган булып исәпләнә.
 
- Мондый балаларга нинди лагерьлар, санаторияләр тәкъдим ителә?
 
- Мамадыш районының Берсут авылындагы “Надежда» балалар сәламәтләндерү лагерена 18 июльдән 7 августка кадәр-10, Чистайның “Раздолье» лагерена 25 июльдән 14 августка кадәр-3, Казан шәһәрендәге “Крутушка” санаториенда 3 августтан 23 августка кадәр-10, Кара диңгез буендагы «Олимпийские надежды» санатор- сәламәтләндерү лагерена 21 көнгә (Туапсе шәһәре) 5 юллама бар. 
 
 Моннан тыш укуда, үзешчән сәнгатьтә, спортта, җәмәгать эшләрендә үзләрен уңай яктан күрсәткән, төрле конкурс, олимпиада, ярышларда призер булган балаларны “Артек”ка юллама белән бүләкләү мөмкинлеге дә бар.
 
Сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар да, балаларны ял урынына алып бару һәм алып кайту да бушлай.
 
Тулырак мәгълүматлар алу өчен яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллинага мөрәҗәгать итегез. «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы, 3 этаж. Телефон: 2-22-05.
 
 
Илгиз Җамалиев әзерләде.
 
Фотосы: gold-hands.net

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Туапсе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Краснодарского края
Экология в Краснодарском крае
Спорт в Краснодарском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Туапсе и Краснодарском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *