Түбән Новгородта Фәрит Мөхәммәтшин һәм Евгений Люлин хезмәттәшлек турында сөйләште
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта эш сәфәрендә булды, анда Түбән Новгород өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин белән очрашты.
Очрашуда 17 мартта Казанда узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 63 нче утырышын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе — каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның хокукый аспектлары. Ике ел элек башланган «чүп» реформасы калдыклар белән эш итүнең чүп-чарны сортларга бүлү, эшкәртү һәм утильләштерү буенча заманча инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән принципиаль яңа системасын формалаштырд, диелә хәбәрдә.
Идел буе федераль округы закон чыгаручылары әлеге өлкәдә Идел буе федераль округы регионнары тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм мониторинглау барышында ачыкланган системалы, бер үк типтагы проблемаларны хәл итү өчен федераль законнарны камилләштерү буенча берничә инициатива һәм тәкъдимнәр белән чыгарга ниятли.
Очрашуда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты, диелә хәбәрдә.