Ни кызганыч, Урта Азия галимнәренең совет власте елларында мәгариф тарихына караган хезмәтләрендә дә рус халкының ярдәменә генә дан җырланды. Татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләре акрынлап онытылуга дучар ителде, хәтта тискәре бәяләнде. Ә заманында үзбәк халык шагыйре Гафур Голәм, татар мәгърифәтчеләренә зур бәя биреп, болай дип әйткән иде: «Беренче үзбәк шрифтларын, беренче хәреф җыючыларны биргән, яңа мәдәнияткә юл ачкан татар халкына, аның фидакарьләренә рәхмәтебезнең чиге юк. Яңа заманның беренче укытучылары безгә Татарстаннан килде... Читать дальше...