Башкортстанда Уфаның элеккеге мэры Өлфәт Мостафинга һәйкәл куйдылар
![Башкортстанда Уфаның элеккеге мэры Өлфәт Мостафинга һәйкәл куйдылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/d994fa0769eaf577b405a7ba84c9b4e0b2788688/store/crop_and_fill/39/0/721/405/780/440/92755cef16f6307dbe70348c35765a810ecae45a05088c47e9abb8be8d7b/a4b8b486-f121-4a60-85de-8319492a775a%5B1%5D.jpg)
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Уфаның элеккеге мэры Өлфәт Мостафинга һәйкәл ачу тантанасы булды. Мемориал комплекс Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында Өлфәт Мостафин җирләнгән зиратта урнашкан. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, төбәк хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров, Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, башка рәсми затлар катнашты. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. «Ул вакыттагы вакыйгалар кичәгедәй күз алдына килеп баса. Һәм мин тагын табибларга зур рәхмәт әйтергә телим, алар Өлфәт Мансурович безнең белән булсын өчен барысын да эшләде. Әмма кызганыч, ул вафат булды. Ул һәрвакыт безнең хәтердә булды һәм булачак. Әгәр без Өлфәт Мансурович планлаштырган эшләрнең барысын да гамәлгә ашыра алсак, бу яхшы кеше турында якты истәлек булачак», — диде Радий Хәбиров. Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Өлфәт Мостафин башлаган эшләр дәвам итәчәк һәм ахырына кадәр җиткереләчәк, дип вәгъдә итте. «Безнең командада Өлфәт Мостафин кебек кеше җитми. Әмма аның эшләре дәвам итәчәк. „Кашкадан“ һәм „Первомайский“, Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү — барысы да югары дәрәҗәдә эшләнәчәк. Без Сезне онытмаячакбыз», — диде ул. 2020 елның 29 октябрендә, авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булган , дип язган идек.