Самарада тамашалар оештыручы: «Гүзәл Уразованың концертын гына дүрт тапкыр күчердек»

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Айгөл Минастинованың «Концерт оештыру — чыгымлы эш» дигән язмасы чыкты. Самарада Татарстан, Башкортостан артистлары концертларын оештыручы Флорида Локманова 2022 ел планнары белән уртаклашты, пандемия чикләүләре белән бәйле проблемалар һәм Әнвәр Нургалиевның күптән түгел Самарада узган концерты турында сөйләде. Флорида ханым, быел ничә концертны күчерергә туры килде һәм ничә концерт узды? Тамашачы татар эстрадасы йолдызларын сагынган кебек, артистлар да сәхнәне һәм яраткан тамашачыларын сагыналар. Күчерүләр бик күп булды. Гүзәл Уразованың концертын гына дүрт тапкыр күчердек. Самара тамашачысы аның белән икенче ел рәттән күрешә алмый интегә. 2020 елның 20 мартына планлаштырылган чыгышны 19 март көнне чыккан массакүләм чараларны тыю турындагы карар аркасында кичектерергә туры килде. Мин шалтыратканда команда юлда иде инде. Самарага килеп җитәргә 120 чакрым юл калган иде. Нишлисең бит, законны бозып булмый, аларга борылып китәргә туры килде. Шулай ук 2021 елның 29 октябренә билгеләнгән концерт та күчерелде. Ә менә быел Илсөя Бәдретдинова, Радик Юльякшин, Рифат Зарипов һәм Әнвәр Нургалиевның концертлары булды. Тик алар да залны 50 процентка гына тутыру шарты белән үттеләр. Ә Әнвәр Нургалиевның концертына керү QR-код буенча иде. Концертларны кичектерү турында яңалыкны оештыручылар ничек кабул итәләр? Тамашачылар, ачула-нып, сатып алган билетларын кире кайтармыйлармы? Бик нык ачуланучылар бар, дип әйтә алмыйм. Тамашачылар илдәге хәлне яхшы аңлыйлар. Алай гына да түгел, бөтен дөньяда шундый хәл икәнлеген дә беләбез. Билетларны кире тапшыручылар да бар, билгеле. Ләкин монда кайбер кыенлыклар туа. Сатып алган билетны кире кайтару өчен Билет.ру сайтында гариза язарга кирәк. Акча кире банк картасына кайтканчы берникадәр вакыт уза. QR-кодлар белән хәл ничегрәк? Хәл катлаулы. Күпләрдә ул юк. Концертларга килүче халык саны да нык кимеде. Күбесе чир йоктырудан курка. Алдагы елларда Әнвәр Нургалиев чыгышларын карарга теләүчеләр залга сыймый иде. Ә соңгы концертында залның яртысы да тулмады. Пандемия вакытында кемдер гастрольләрнең датасын уңышлы сайлаган, ә кемнәргәдер бәхет елмаймый, дип әйтү дөресме? Кемгәдер бәхет елмая, дип әйтү дөрес түгел. Бөтен артистлар да залның яртылаш буш булуына риза була алмый. Алар бит коллективка хезмәт хакы түләргә тиеш. Зал арендасы, кунакханә, бензин өчен дә акча кирәк. Ә иҗат сыйфатын үстерүгә акча калмый. Шуңа да аларның хәле бик катлаулы. 2022 елга концерт планы билгелеме? Әйе, февральдә — Ришат Төхвәтуллин, мартта Илсөя Бәдретдинова килергә тиеш. Данир Сабиров белән әлегә сөйләшүләр алып барабыз.  Самара тамашачыларын татар эстрадасының яңа йолдызлары белән таныштырырга уйламыйсызмы? Яшь артистлар белән таныштырасым бик килә. Казанда узган «Яңа йолдыз» конкурсында, Уфада үткәрелгән «Яңа моң» бәйгесе җиңүчеләре һәм яңа исем — бик талантлы Айдар Рәкыйповның концертларын оештырырга теләк бар. Әнвәр Нургалиевның концерты ничек узды? Югары дәрәҗәдә! Барлык чикләүләрне дә күздә тотып, 300ләп тамашачы җыелды. Төркемгә яңа җырчы Айгөл Рәхимова кушылган. Җырларны Әнвәр чын күңеленнән башкарды. Гомумән, ул үзе ихлас күңелле, игелекле һәм талантлы кеше. Әнвәрнең музыкаль төркеме дә бик талантлы, яшь артистлардан тора. Бигрәк тә тамашачылар барабанчы егетне аерым билгеләп үттеләр. Ул барысын да сокландырды һәм гашыйк итте. Айтуган исемле яңа җырчы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Ул русча да, татарча да җырлый. Безнең арада шундый яшь һәм талантлы артистлар булуы сөендерә. Концертларга балаларның һәм яшүсмерләрнең дә йөрүе, мәдәниятне, туган телне җыр аша өйрәнеп үсүләре шатландыра. Әнвәр белән яңа программа һәм яңа җырлар турында сөйләштек. Ничек кенә әйләндерсәң дә, бөтен нәрсә шул акчага килеп төртелә. Шагыйрьгә шигырь өчен, композиторга музыка өчен, аранжировка өчен, авторлык хокукларына салым түләргә кирәк. Концерт оештыру — бик тә чыгымлы эш. Ә Әнвәр Нургалиевның иганәчеләре юк, ул барысын да үз көче белән булдыра.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city

Подешевело в 2 раза: назван сезон, когда туры в Египет фантастически упали в цене - ещё можно успеть

«Рубин» сыграет в одной группе с ташкентским «Локомотивом», «Нефтехимиком», «Уфой» и ДФЛ на детском турнире «Кубок Востока»

МЧС РФ: в многоквартирном доме в Стерлитамаке частично обрушилась стена

Туры в Гоа расширяют: ещё один туроператор предложит турпакеты на чартере

Музыкальные новости

Собянин: Гранты города помогают НКО в реализации социально значимых проектов

Концерт «Бах vs Рахманинов»

Участники Молодежного сообщества ВЫЗОВ взяли интервью у выдающихся деятелей России

В Республике Таджикистан стартует проект «Русский язык: читаем, слушаем, смотрим в странах СНГ»

Новости Уфы

Госдума рассмотрит законопроект депутатов Башкирии об ограничении въезда судимых мигрантов

Сбор доказательств по делу лидера «Левого фронта» Удальцова еще не завершен

Россиянин сломал жене нос и сбросил ее с пятого этажа на глазах у маленькой дочери

«Рубин» сыграет в одной группе с ташкентским «Локомотивом», «Нефтехимиком», «Уфой» и ДФЛ на детском турнире «Кубок Востока»

Экология в Башкортостане

Аделина Панина и ее «Белая книга» получили награду

«Сделай мне больно»: что такое мазохизм — разбираемся с психологом

Свыше трёх тысяч зависимых в Свердловской области уже приняли решение избавиться от смертельной привычки

8 и 9 октября в Петербурге выступит Большой симфонический оркестр имени П.И. Чайковского

Спорт в Башкортостане

51 год назад прошла «Битва полов» между Билли Джин Кинг и Бобби Риггсом

Касаткина вышла в 1/4 финала турнира WTA в Сеуле

«Совесть не позволила»: Надежда Гуськова в юности попадала в клубы оригинальным способом

Россиянин Качмазов победил 72-ю ракетку мира Ковачевича в первом круге турнира ATP в Чэнду

Moscow.media

Столкнулись ГАЗель и три "легковушки". Двое взрослых и один ребенок в больнице

Десятки котельных Челябинской области не готовы к зиме

Электробус «Генерал» будет курсировать в Красноярске

Ирина Дубцова запустила амбициозный проект для российских семей







Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *