Резеда Хәертдинова: «Ана теле» диләр бит, димәк, балаларны татарчага мин өйрәтергә тиеш
Һәр театрның каләмле артисты була. Алар башкаларның текстларын да режиссерга яраклаштырып көйләштереп куя ала, кирәк дисәләр, үзләре дә пьеса яза ала, тәрҗемә эшен дә башкаралар, текстны кыскарталар да, озынайталар да... Әлмәт театрының язучы артисты Резеда Хәертдинова бар. Яңа сезонда ул Динар Хөснетдинов белән «Киңәш кирәк» дигән комедия чыгарды. Шигырьләр дә яза. Үз театры артистлары белән «10 дөрес җавап» дип аталган тапшыру әзерләп, интернет киңлекләренә чыгара. Аның белән Казанда үткән кастингларның берсендә күрештек. Ире Илсур Хәертдинов кастинг узганда, Резеда минем сорауларга җавап бирде.
Сөйләшергә курыккан темаң бармы, Резеда?
Юк. Курыккан түгелдер. Җавап бирергә теләмәгән сораулар булырга мөмкин. Сораудан торадыр.
Үзең дә башкаларга бөтен төрле сорауларны бирәсең. Һәр кешегә махсус сораулар әзерлисеңме?
Мин бит анда үзебезнең театр кешеләрен генә чакырам. Сорауларны кешене белүемнән чыгып әзерлим. Әйтик, кешегә ниндидер сорауны бирәсем килә, ләкин тик торганнан килеп сорап булмый, ә тапшыру эчендә мин аны сорый алам. Җавап бирәләр.
Нигә бу сорауны бирдең, дип йөрүчеләр булмый калмыйдыр.
Андый хәлнең булганы юк. Кемнәрдер килмиләр генә. Әйе, тапшыруыма килми калучы кешеләр бар. Килмим, диләр.
Нәрсәдән куркалар? Сорауларданмы?
«Мин әле әзер түгел», – диләр.
Тапшыруга, боерык язып, административ юл белән кушып җибәрмиләрмени?
Юк, юк! Без үзебез эшлибез. Мәсәлән, Раушан Мөхәммәтҗановны озак үгетләдем. «Мин әле әзер түгел», – ди. Мин инде Раушанның кешегә әйтергә ярамый торган серләре булгандыр дип уйламыйм. Ул озак әзерләнде.
Юкка әйттем, чыгарма, дип йөрүчеләр дә булмыймы?
«Артыграк сөйләдем бугай, чыгармыйча тор әле», – дип, Фәймә апа Бикморатова әйтте.
Чыгармый тордыңмы?
Чыгармый тордым. Үзем кат-кат карадым да, куркырлык әйбер күрмәгәч, чыгарып җибәрдем.
Күпме тапшыру чыгардың?
Унбишләп.
Сезнең 40лып артистыгыз бар. Димәк, кимендә тагын 25 тапшыру чыгарасың бар.
Әйе.
Ә үзең белән кем эшләячәк?
Ул сорауны күптән түгел генә Динар Хөснетдинов бирде. Бөтен кешене чакырасың, кешенең әйтәсе килмәгән серләрен әйттерергә тырышасың, ди. Минем синең белән эшлисем килә, диде. «Сорауларны кем уйлаячак?» – дип сорадым. «Үзем», – диде. Бәлки, Динар белән эшләрбез.
Сорауларны әзерләгәндә кем белән булса да киңәшәсеңме?
Юк. Аларны беркем дә күрми. Без бер көнгә 2 кешене яздырабыз. Мин берсен төшереп, кием алыштырганда, операторыбыз икенче артистка әзерләнгән сораулы йөрәкләрне тезеп куя иде. Мин күрмәгәндә кеше сорауларны укып куярга мөмкин бит дигән уй килде дә, алдан операторга да бирми башладым. Бу – әллә нинди сораулар биреп куркыту түгел. Кешенең сорауны укыган мизгелдәге эмоциясе кызык.
Ягъни, минем максат – эмоциянең беренче мизгелен күрү. Кеше бит ул озак уйласа, алдый башлый. Бу – минем фикер, әлбәттә, бәлки, сез башкача уйлыйсыздыр. Сорауларны алдан әйтеп куйсаң, ул матур итеп сөйләргә әзерләнеп килә.
Ә нәрсәгә кирәк ул беренче мизгеле?
Тапшыру бит «10 дөрес җавап» дип атала. Беренче мизгелдәге җавабы иң дөреседер, дип уйлыйм. Без бит артистлар – матур итеп күрсәтергә яратабыз. Матур булып күренергә һәм матурлык турында сөйләргә яратабыз.
Артистның хәтер архивы зур булып, беренче мизгелдә ул аның барысын да актарып чыгара алмаска мөмкин. Син кешегә «астагы катламнарга» төшәргә вакыт бирмисең булып чыга.
Төшәм мин астагы катламнарга. Шул 10 сорау белән чикләнсәк, 10 минутлык кына тапшыру булыр иде. Мин өстәмә сораулар бирәм.
Бу тапшыру – театр заказымы? Түләүле хезмәтме?
Мин бит театрда эшлим һәм хезмәт хакы алам. Бу – иҗат, һәм ул миңа ошап китте. Без, Казан театры булмагач, телевидениегә дә еш йөрмибез. Казандагы артистлар тапшыруларга тиз генә барып кайта да эшенә бара ала. Ә безгә, Казан телевидениесенә килү өчен, көнебезне сарыф итергә кирәк. Шуңа, без моны үзебез дә эшли алабыз, дип уйладым. Уйнап кына башлаган идем. Кешене өйрәнәм, сораулар уйлыйм, азактан бүләк тә бирәм. Һәр эшең өчен акча сорап йөрү ягында түгел мин.
Син молодец.
Кемдер, мин – артист һәм мин сәхнәдә генә уйнарга тиеш, миңа шуның өчен генә түлиләр, дип йөрсә дә гаеп түгелдер. Барысы да кешенең үзеннән торадыр.
Син язуга сәләтең барлыгын кайчан аңладың?
Шигырьләр языштыра идем. Ә сценарийлар язуга, сәхнәдә куелырга мөмкин булган әсәрләрне язуга этәргеч бирүче кеше директорыбыз Фәридә Исмәгыйлева булды. Рафик Таһиров белән Римма Гайсинаның туган көннәре бер көндә – 9 майда. Безне ул көнне парадка чыгаралар. «Буш аралыкта артистларыбызны тиз генә котлап алыйк», – ди Фәридә Бәгыйсовна. «Уфа кызлары» спектакленнән өзек алып, мин тиз генә котлау сүзләре язып, котлап алдык. Шуннан Фәридә Бәгыйсовна: «Шул якка талантың бар икән, аны үстерергә кирәк», – диде. Мин аңа мең рәхмәтле! Ул, ничектер, вакытында күреп ала белә. Күп кешеләрне артист буларак та үстергән кеше. Ул, бу әле үсмәгән, эшләмичә торсын, дигән сүзне беркайчан да әйтми. Кечкенә генә әйбер күреп алса да, үстерергә тырыша.
Сине үстерү нәрсәдә чагылуын да җентекләбрәк сөйлә инде.
Минем «Киңәш кирәк» пьесасының сәхнәдә куелу мөмкинлеген уйламаган да идем.
Идеясе ничек туды?
Театрга комедия кирәклектән башланды. «Син язып кара әле, без укып карыйк», – диде Фәридә Бәгыйсовна. Мин бер пьеса яздым. Аның исеме дә юк иде. Без аны Динар белән укыдык. Динар куярга мөмкин, дигән уй да юк иде, әмма мин аны, нишләптер, Динарга укыттым. Шул вакыт, берәр атнадан, безгә Илгиз Зәйниев спектакль куярга килде. Үзенең «Мәхәббәт элмәге» пьесасын алып килде. Беләсезме – шаккаткыч хәл булды. Илгиз аны язган да алып та килгән бит инде. Ул китапларда да басылмаган, мин аны беркайда да күрмәгән. Безнең пьесаларда ниндидер охшашлык бар иде. Үзебез Илгиз Зәйниев белән «Мәхәббәт элмәге» читкасында утырабыз, Динар борыла да миңа карый: «Колагыма ишетеләме соң бу?» – ди. Без шаккаттык. Мин үз пьесамны алып куйдым инде.
Илгизгә күрсәттеңме?
Юк.
Ул үз пьесасына охшаш пьесаның параллель туганлыгын белмиме?
Юк, белми. Динар белән икәү генә беләбез. Динар: «Миңа шок булды», – диде. Ул нәкъ шундый түгел, ләкин кайсыдыр моментлары нык охшаш иде. Мин бу пьесамны оныттым. Ә Фәридә Бәгыйсовна тагын искә төшерде: «Уйлан әле», – ди. Динар тагын теге пьесаны актарып чыгарды. «Юк, минәйтәм, бер язып ташланган әйберне кире дәвам итеп булмый, – дим. – Ямалган кебек булачак». Динар аның үзенә ошаган урыннарын яңа пьеса өчен калдырды. Шулай итеп «Киңәш кирәк» дип аталган комедия туды.
Син яздың, һәм Динар куйды – әйеме? Әллә барысы да бергә эшләндеме?
Мин бер төрле күрәм, режиссер – башкача. Динар үзе дә әйтә: «Мин Резеданың минем янда утыруын һәм мин кушканны эшләвен яратам», – ди. «Сәхнәгә чыгып артистка булып эшли башласа, мин Резеданы яратмыйм, чөнки ул талаша башлый», – ди. Артист халкы эмоцияләргә бирелеп китә бит. Язганда ул әйтә – мин язып алып киләм, аңа ошый. «Бергә эшлик, ләкин син актриса булырак түгел», – ди ул миңа.
Үзең уйнамадыңмыни ул спектакльдә?
Уйнадым. Динарны тыңлап уйнадым. Бик тырыштым талашмаска.
Димәк, хәзер син – «законный» драматург, ТАИС аша авторскийлар килә...
Аның законы бармыни?
Законы дип, афишада исемең торгач һәм ТАИС аша акча алгач, драматург инде. Тагын берсе куелса, Язучылар берлегенә алына аласың.
Андый тәртипләрен белмим әле.
Тагын языла башлаган әйберләр бармы?
Языла башлаганы да, башта йөргәне дә бар. Ләкин бер әйберне аңладым... Китаплар күп укыла бит инде. Мин Чаллы педагогика институтының филология бүлегендә читтән торып укыйм – анда да күп укырга бирәләр. Укыган саен шуны аңлый барам: пьеса язу өчен шул пьеса куеласы театр артистларын белергә кирәктер. Режиссер белән драматург әсәрне бергә тудырса, җайлырактыр. Алай яхшырак әсәр туадыр. Безгә Динар белән бергә эшләве уңайлы булды. Төнлә торып та бер-беребез янына бара алабыз. Динар төнге 3тә дә шалтырата да, сөйләшә башлагач: «Тукта, хәзер киләм», – ди. «Хәзер килмә әле син, эшкә баргач күрешербез», – дим. Яхшы әсәр тусын өчен, театр эчен яхшы белергә һәм бергә язарга кирәктер.
Һәр театрның үз драматургы булырга тиеш булып чыга инде.
Театрда түгел, театрга якын. Мәсәлән, Туфан абый һәр театр белән кызыксынып яшәгән, һәр театрдагы һәр артистны белгән. Туфан абый гений бит ул. Аның пьесаларын укыйм. Мин әле Туфан абыйның, безнең театрга килеп, үзенең бездә чыккан «Акбай һәм сарык малае» спектаклен каравын хәтерлим. Һәрберебезне килеп кочаклап, исемнәребез белән дәшеп сөйләшкән иде. Яхшы пьеса тусын өчен театрны эчтән белү кирәктер.
Яза башлаган әсәрләрең нинди жанрда?
Башланган эшне тәмамланмаган килеш әйтергә яратмыйм.
Жанрын?
Жанрын да әйтмим.
«Халык комедия ярата» дигән фикер белән килешәсеңме? Әллә ул – театрлар уйлап тапкан әйберме?
«Театрлар, тамашачы комедия ярата дип, уйлап таптылар» дигән сүз белән килешмим – комедияне кую да, уйнау да авыррак. Театрлар үз өсләренә шушы авырлыкны алыр идеме икән? Без халык өчен эшләргә тиеш, дибез бит инде. Горур итеп, зур итеп шулай дибез. Ләкин без халыкны көлдерергә тиеш дигән әйбер юк. Халык та төрле. Һәм халәте дә төрле көндә төрлечә була ала: бүген көләсе, иртәгә елыйсы килә.
Туфан абыйның «Ат карагы» спектакле куелгач, бераз синең исем дә катнашты. Спектакль ошыймы?
Әлбәттә. Мин ул спектакльне бик яратам. Чөнки анда минем улым уйный. Без аңа Ризван белән бергә бик әзерләнәбез. Бөтен җырларын кабатлыйбыз. Минем улым Туфан абыйның кем икәнен белә. Бүгенге көндә кайбер татар балалары татарча да сөйләшә белмәгәндә Туфан абыйны белү дә – зур әйбер. Моңа бик горурланам.
Туфан абый «беренче номерлы» драматург булды. Бүген актив иҗат итүчеләр арасында «беренче номерлы» драматург кем, дип сорыйсым килә дә, җавап вариантны барыбыз да белә.
Илгиз Зәйниев. Аны безнең театр гына түгел, бөтен театрлар яратадыр. Кеше бөек драматург, режиссер, артист булырга мөмкин, әгәр дә кешенең беренче чиратта кешелеге булса, уңышка ирешәдер дип уйлыйм. Илгиз – минем өчен кешелеклелек ягыннан чын кеше.
Сезнең төркем Илдар Хәйруллин курсында укыды да Әлмәткә кайтып китте бит инде, әйеме? Чөнки махсус Әлмәт театры өчен тупланган төркем иде.
Әйе. Егетләрдән – Илшат Агиев, Раушан Мөхәммәтҗанов, Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, кызлардан без Айгөл белән икәү килгән идек. Аннары ул, әнине карыйсы бар, дип кайтып китте. Безне җылы каршы алдылар. Башта, урын булмагач, барыбыз да вакытлыча бер фатирда яшәдек. Әле студентлык яшәү рәвешеннән аерылып бетә алмаган чак, егетләр театрга вакытында килеп җитмәсәләр, аларны гел миннән сорыйлар иде. Илшат, бервакыт нәрсәдер ошатмыйча, режиссер Ильяс Гәрәевичка: «И вообще, без кайтып китергә дә можем», – диде. Ул шундыйрак, үзе ихлас, табигый иде. Ильяс Гәрәевич карап-карап торды: «Бигрәк күп килеп төштегез шул үз башыма. Бер-икегезне үзем дә кире җибәрер идем әле», – диде. Ул шундый арып китте бездән. Без бит тынлыкка «ишелеп төштек», күп булып.
Илсур белән театрда да гына таныштыгызмы?
Ул Алабугада укыган. Әлмәт театрына эшкә урнашкан да армиягә киткән. Ул хезмәт итеп театрга кайткан елны без дә театрга килдек.
Ничек ирең фамилиясенә күчергә булдың әле? Актрисалар бик күчми.
Мин Сафина идем. Кыска гына яңгырашлы фамилия иде. Тормыш вакыйгалары шулай борылып китте дә, мин кинәт кенә Хәертдинова булып танылдым.
Шигырьләр язасың. Нәрсә турында языла: мәхәббәтме, фәлсәфәме?
Тегеләре дә, болары да бар. Шигырь – шул турында языйм әле дип тырышып языла торган әйбер түгел. Күңелгә нәрсәдер килә дә, торасың да язасың. Азагы да юк икән, шулай кала. Берәр вакыт азагы да килеп төшәргә мөмкин. Язып куймасаң, онытыла. Миңа: «Шигырьләреңә җыр языйк әле», – дип әйткәннәре бар. «Язабыз да сатабыз, акча эшлибез», – диләр. Мин алай яза алмыйм. Үземне сынар өчен язарга да утырганым бар. Булмый ул алай. «Булган шигырьләремә языгыз да җырлагыз», – дим. Мин шигырь сатып йөрмим. Җыр текстны болай, тегеләй булырга тиеш дип, законнары бардыр, бәлки, кайчан да булса мин аны өйрәнермен.
Үзең көен дә язып җырлый алмыйсыңмы?
Мин җырлыйм, ләкин көй яза алмыйм.
Автор җырлары, мәсәлән? Гитара белән җырлап утыра алмыйсыңмы шигырьләреңне? Автор-башкаручы булып...
Гитарада уйный белмим. Мин андый әйбердән читтә, һәм минем «автор-башкаручы» дигән сүздән көләсем дә килә. Бөтен кеше автор-башкаручы була алмый бит. Ул 1-2 булырга тиештер... Әллә хәзер талантлы кешеләр күп яшиме икән? Кайчан да булса берәрсе минем берәр шигыремә көй язса, мин аны җырласам, автор-башкаручы буламмы?
Көен син язмагач, булмыйсың инде.
Көй яза белмәгәч, димәк, була алмыйм инде автор-башкаручы. Күңелдә әлегә көй туганы юк. Шигырь аерым гына туа.
Карап торам да, син артист кебек тә түгел, «дөп-дөрес» итеп җавап биреп утырасың: ни һаваланмыйсың, ни кыланмыйсың.
Александр Далматов «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен куярга килгәч, кечкенә генә кастинг ясап алды. Соңыннан миңа әйтә: «Бик дөрес кешедер син, әйеме?» – ди. Мин башта аны аңламадым, хи-хи-ха-ха килдек. Соңыннан, шулай бугай шул, дип уйландым. Бу – бик дөрес әйбер дә түгелдер, бәлки, кайчагында үзеңә ялгышырга да мөмкинлек бирергә кирәктер. Мин гел дөрес кенә эшләп йөрим димим, әмма бик күп уйлыйм. Уйсыз вакытымны хәтерләмим.
Уйларыңны кем белән бүлешәсең? Илсурны аптыратып бетерәсеңме уйларың белән бүлешеп?
Мин аңа уйларымны сөйлим, аптырыйдырмы-юктырмы – белмим.
Аңлыймы ул сине, әллә тыңлый гынамы?
Аңлый. Бәхәсләшә дә. Мин дөрес булсам, ул миннән дә дөресрәк.
Ул бәхәсләшкәч, синең фикер үзгәрәме?
Вак-төяк мәсьәләдә фикер үзгәрми. Ә инде зур адым булганда, әлбәттә, мин аны тыңлыйм. Ул – минем тирәмдә булган иң акыллы кеше. Ул театрны бик яхшы белә һәм мине яхшы белә. Мин кайчагында, хатын-кызлыгымны кушып, парә-парә килеп кызып та китәмдер. Ул матур гына мине тынычландырып куя. Күп очракта Илсурның фикере җиңә.
Илсурның сиңа ошамаган ягы бармы? Аны тәрбияләргә тырышасыңмы?
Ходай мине үзгәртергә кирәк булмый торган кеше белән таныштырган. Ул минем үз кешемдер инде. Үзебезне мәхәббәттән һаваларда очып йөрибез дия алмыйм, без икебез дә реалистлар. Мин хатын-кыз буларак, бәлки, әзрәк йомшактыр әле, Илсур бөтенләй реалист. Булмастайны өметләнеп йөрми. «Юк» дип әйтә икән, димәк, юк. Кайчакта миңа: «Илсурга әйтеп кара әле, шулай итмәсме икән?» – диләр. Мин: «Илсур нәрсә диде?» – дип сорыйм. Ул «юк» дип әйткән булса, сөйләшермен дип вәгъдә дә бирмим. Ул һәр эшен уйлап эшли.
Синең артыңнан озак йөргән, диләр.
Аны сез дә беләсезмени? Әйе, озак йөрде.
Нигә кыланып йөргән булдың инде?
Кылану булмагандыр ул. Әлмәткә мин, эшләп карыйм, дип кенә килдем. Чөнки Казанда йөргән егетем бар иде. Мин Әлмәткә китәм, дигәч, аның кәефе төште.
Казанда егетең дә булгач, анда театрлар эзләп йөрмәдеңме?
Ул: «Казанда калмыйсыңмыни? У нас планы», – дия башлагач, Кариев театрына барып карадым. Миңа бит, артистлыкка укыгач, театрда бераз гына булса да эшләп карарга гына кирәк иде. Анда ул вакыт Роберт Мортазин директор иде, ул: «Иртәгә килерсең», – диде. Әмма, төн чыкканчы, мин Әлмәткә барасым килүен аңладым. Чөнки Фәридә Бәгыйсовна белән таныш идек, ул бөтен диплом спектакльләрен карап бара иде. Шулай итеп, мин Әлмәткә китеп бардым. Ул егет көн саен Казаннан Әлмәткә килеп йөрде, мескенкәем. Шулай йөрде-йөрде дә, бервакыт каяндыр Илсур килеп чыкты, мин аңламый да калдым. «Минем егетем бар», – дим. «Бер килә, бер китә, егетеңме инде ул? Оныт инде син аны», – ди Илсур. Шулай шаярышып кына башланды да йөреп киттек. Сәкинә Минханованың Башкортстан гастрольләре вакытында: «Резеда, артыңнан шундый яхшы егет йөри, җүләр булма! Театрда бергә парлап эшләрсез, ул бик зур бәхет бит ул», – дип бик үгетләгәнен хәтерлим. Илсур хәйран йөрде, бик рәхәт булмагандыр инде. Мин ул егеткә: «Мин Әлмәттә калам, планнарың зурдан булса, күчеп килә аласың», – дидем. Килмисен белеп әйттем, аның Казанда эше яхшы, фатиры, машинасы бар иде – өйләнергә әзер булган егет иде.
Ә Әлмәттә – бернәрсәсез Илсур...
Әйе. «Без тормышның төбеннән бергә күтәрелдек» – әдәби итеп әйтсәк. Без ике яклап та әти-әнидән машина, фатир кирәк дип сорап йөрмәдек.
Димәк, сез театрдан алган хезмәт хакына матур гына яшәп ятасыз.
Илсур «Тылсым» балалар театр студиясе алып бара. Балалар белән шөгыльләнә. Акча мәсьәләсенә килгәндә, күп булган саен күбрәк кирәк, диләр, бәлки, шулайдыр да. Хәзер тормыш акчага корылган. Булганына шөкер итеп кенә торып булмый, эшләргә дә кирәк. Беркемгә дә беркем дә китереп бирми.
Ә театрдан алынган хезмәт хакына килгәндә, без театрны яратабыз. Сәхнә яшьләргә генә инде, диләр. Мин икенче төрле борып әйтер идем: бүгенге көндә сәхнә яшьләргә генә түгел, яшьләргә сәхнә генә. Безгә сәхнә генә кирәк һәм безгә иҗат өчен бөтенесе дә ачык. Мин моның өчен Әлмәт театрына бик рәхмәтле. Эшләп карыйм әле, дигән сүзнең авыздан чыкканын гына көтеп торалар. Хәзер бит урамга чыгуга, бу – шул бит дип, безне йолкып алучы тамашачы да юк. Элеккеге артистларны, гастрольләргә баргач, кунакка, мунчага чакырганнар, «Миңа керегез», – дип йөргәннәр. Хәзер алай түгел. Безгә игътибар зур түгел. Фатирлар бирүче дә юк. Ләкин сәхнәне яратсаң, эшләп каласыңдыр. Мин элеккеләргә җиңел булгандыр дип әйтмим: өшеп-туңып, юлларда йөргәннәр. Бәлки, ул вакытта аларга фатир алулар болай авыр булмагандыр, шуңа тигезләшә торгандыр, бәлки. Бүген бит нинди бәяләр! Һәр чорның үз рәхәте һәм үз проблемалары!
Сезгә акча җитәме соң?
Безгә акча җитә... Әле беркөнне Түбән Камага мастер-класска баргач, юлда Раушан Мөхәммәтҗанов белән сөйләшеп кайттык. Шунда Раушан: «Сезгә рәхәт – сез байлар», – диде. Көлдем инде кычкырып.
Каяндыр чыгып әйткән бит инде ул аны. Димәк, шулай күренәсез.
Кешенең күңел халәтеннән киләдер. Зарланмагач, шулай күренәдер. Без дә нәкъ шул театрда эшлибез, башкалар кебек үк шул ук хезмәт хакын алабыз. Әлбәттә, Илсур үзенең «Тылсым» студиясендә эшли. Әлбәттә, ул бушка эшли алмый. «Илсур бай бит ул», – дисәләр, мин һәрвакыт, көлеп: «Әйе, Илсур бай, чөнки аның хатыны салоннарга йөрми», – дип әйтәм. Хатыны салоннарга йөрсә, Илсурның да акчасы булмас иде.
Акчаны тота беләсең инде алайса...
...дип саныйм үземне. Мин беркайчан кешенең киемен күреп, миңа шундый кирәк, дип кызыкмыйм.
Синең шкафыңда 20 күлмәк эленеп тормый һәм һәр күлмәккә туры килгән сумка белән туфли тезелеп тормыймыни?
Миндә ике әйбер булса, мин аның берсен кемгә дә булса бүләк итәм. Артык әйбер яратмыйм.
Фатирыгыз ипотекадамы?
Әйе. Без аны алгач, Илсур белән икәү ремонт ясадык, обойлар ябыштырдык.
Сезнең 2 бала бит, әйеме?
Әйе. Ризван (9 яшь) белән Хәят.
Беркөнне, «гаиләдә татар теле» темасына, Марат Готович гаиләле яшь язучылар белән очрашты.
Укыдым.
Син шундый очрашуда булсаң, нинди киңәш-тәкъдим әйтә алыр идең?
Мин үз балаларымнан чыгып әйтә алам – алар икесе дә татарча да, русча да чиста сөйләшә. Аларның татарча сөйләшүләрендә балалар бакчасының да, мәктәпнең дә бер кагылышы да юк, дигән фикердә мин. Чөнки туганнан бирле алар белән татарча сөйләшәбез. «Ну-ка, татарча сөйләшегез әле», – дип әйтергә дә туры килгәне юк, алар ничектер гел татарча сөйләшә. Кечкенәсендә ниндидер сүзләр кушылгалый, олысы чиста сөйләшә.
Ризванга мәктәптән рус теле ияреп кайтмыймы?
Ул татар гимназиясендә укый. Татарча сорасалар – татарча, русча сорасалар, русча җавап бирә. Минем 1-2 танышым, татарча өйрәнсен дип, баласын безнең гимназиягә бирде. «Сезнең татарча булмаячак, үзегез русча сөйләшәсез бит», – дим. Тәнәфестә балалар барысы да русча сөйләшәләр, ләкин Ризван, өйгә кайткач, русча сөйләшми.
Минем тәкъдим – өйдә сөйләшергә кирәк. Баланың татарча сөйләшүе – әти-әнидән. Бу – минем фикер, һәм мин аңа 100 процент ышанам.
Башка тәкъдимнәрең юкмы?
Ә нишләргә соң? Укытучылар атнага 2 дәресне укыталар бит инде. Миңа калса, мәктәптә татар телендә аралашуга корылган дәресләр кирәк.
Акча сорый торган тәкъдимнәрең юкмыни? Беләсеңме күпме кеше йөри комиссия тирәсендә тәкъдим белән.
Акча өченмени? Белмим.
Татар баласы телне белсен өчен тагын нәрсә эшли алыр идең?
Мин балаларымны татарча сөйләшергә генә өйрәтә алам милләт яшәсен өчен. Улыма әйтеп калдыра алам: «Балаларыңны татарча сөйләшергә өйрәт», – дип. Балаларым балаларын өйрәтсә, безнең гаиләдән генә 6 татар дигән сүз. Тагын ничек үстерергә соң милләтне? Елга 1 мәртәбә Шигырь бәйрәмендә татарча шигырь укып кына милләт үсмидер ул. Тел бетмәсен өчен әллә нинди проектлар, докладлар да кирәкми, бары тик сөйләшергә генә кирәктер. Менә бит ничек әйбәт сөйләшеп утырабыз.
Без Ризванны башта үзебезнең яндагы балалар бакчасына биргән идек. Русча сөйләшеп китәр, дигән уй башта да юк бит инде. Ул кайтты да русча җавап бирә башлады. Ә теле татарча ачылган иде. Балалар бакчасына бардым, тәрбияче мине аңламый, чөнки ул Ольга Дмитриевна. Ә бу – балалар бакчасындагы татар төркеме иде. Минем сораулар туа башлады. Анда ярты көн татар тәрбиячесе икән, аннары алышыналар да, Ольга Дмитриевна килә. Мин баланы русча белмәсен димим, белсен, өйрәнсен, русча белүе һичшиксез кирәк, ләкин татар төркемендә шулай булуы миңа ошамавын әйттем. Аннары безнең төркемдә бер генә тәрбияче калды...
Миңа бер врач әйбәт акыл биргән иде. «Балаң бармы?» – ди. «Бар», – дим. «Татарча сөйләшәме?» – ди. «Әле кечкенә, сөйләшә белми», – дим. «Татарча сөйләшергә өйрәт! Баланы ана өйрәтергә тиеш, чөнки ул – ана теле, ата теле түгел, аталарга сылтап калдырмагыз», – диде. Шул сүзләр нык истә калды. Әле, көлеп, Илсурга да әйттем: «Синең өстән бер йөк төште, ата теле дигән әйбер юк, димәк, мин өйрәтергә тиеш», – дидем.
Алай дип калдырабыз икән, аналар акча эшләүдән азат булырга тиеш. Алай буламы соң?
Тигезләште шул. Азат аналар булса, тел белән шөгыльләнеп утырырлар иде.
Китаплар укыйсыңмы? Нәрсә укыйсың – татар әдәбиятымы, дөнья әдәбиятымы?
Татар әдәбиятын күбрәк укыймдыр. Мин татарча уйлыйм, һәм миңа татарча укуы җиңелрәк. Татар китабын укуы миңа бик рәхәт. Илһамландыра диимме...
Сыйфаты канәгатьләндерәме?
Төрлесе бар инде. Әмма укып бетермичә ташлаганым юк. Укып бетерәм. Чөнки мин аңа хезмәт итеп карыйм. Авторы аны язган, һәм ул басылып чыккан икән, укылырга тиеш.
Кайчакта, вакытым кызганыч, дип уйламыйсыңмы?
Юк. Ул инде китап булып басылган икән, нишләп укылмаска тиеш?!
Соңгы укыган китабың?
Әйтмим. Тәнкыйтьләргә мөмкинсез. Шуны укып бетерә алдыңмы, диюегез бар кебек.
Фикер әйтә алам икән, димәк, үзем дә укыган булып чыгам бит инде. Мин бөтен китапларны укып барам дип мактана алмыйм. Әйтсәң, кызыгып, укыган булыр идем, бәлки. Китап укырга вакыт табасыңмы? Күп кеше, вакыт юк, ди.
Минем көнгә 2 сәгать буш вакытым бар китап уку өчен. Илсур студиядә вакытта мин балалар белән өйдә булам. Берсе – балалар бакчасыннан, берсе мәктәптән кайткан ике бала бергә уйныйлар – бу аларның үзара аралашып алу вакыты. Мин шул вакытка өйдәге эшләрне бетереп әзерләнәм һәм вакытымны үземә багышлыйм – укыйм. Төнлә мин укымыйм, үзем язам.
Китаплар бездә бик күп. Кеше үз өстендә эшли алсын өчен хәзер бөтен нәрсә бар, теләк кенә кирәк.
Син киләчәгеңне театрда күрәсеңме? Яшьлектә – балкып булганда аңлашыла инде. Соңрак та – балкый алмыйсың кебек тоела башласа – театрда эшләрмен дип хыялланасыңмы?
Мин театрны бик яратам. Сәхнәне бик яратам. Һәр эшләгән образымны яратам. Кем булсам да иҗатта буласым килә. Миллион тапкыр кабатлый алам – Әлмәт театрын бик яратам. Миңа киләчәктә сез әйтмешли: «Балкый алмыйсың инде», – дисәләр, «Яз гына», – дисәләр – язармын гына. «Бер әйбер дә язма, балкы гына», – дисәләр, балкырмын гына. Үземне театрдан читтә күз алдына китерә алмыйм.
Ә режиссура, педагогика? Син Илсур белән бергә балалар белән эшлисеңдер бит?
Юк. Анда минем эшләмәвем күп сораулар тудыра. Анда безнең башка актрисалар укыта – кемдер сәхнә телен, кемдер биюне...
Илсур сине алмадымы? Әллә үзең теләмәдеңме?
Аның сәбәбе бик гади – безнең балалар бар. Икебез дә көне-төне эштә булсак, балаларны кем карасын? Без каядыр икәү бергә чыгып китсәк, балаларны кем беләндер калдырырга кирәк була. Безнең, балаларны этләп, кеше саен йөртәсе килми. «Сиңа укытырга нәкъ менә минем булуым кирәкмәсә, миңа тимә әле, зинһар», – дип сорадым. Чөнки мин – беренче чиратта әни. Тормыштагы төп миссиям шушы, һәм мин аны үтәргә тиеш. Мин артист бит әле, мин язучы бит әле дип, «балкып» йөргәндә, артта бик күп эшләр тора әле, алар арасында балалар – беренче урында.
Илсур белән өйләнешеп, Ризван тугач, мин күңелем белән театрдан бераз читләштем. Беренче бала да булгач, бу минем өчен яңа дөнья булды, тормыш бүтән якка китте. Мин, театрдан читтә булган гади кешеләр ничек бәхетле яшиләр икән, дип уйлый башладым. Үзең генә өйдә чәй куеп эчү дә бәхет икән. Мин шул чорда Илсурны «иреккә җибәрдем». «Тынычлап эшлә, өйдә бөтенесен үзем карыйм», – дидем. Минем декрет чорында ул берничә роль чыгарды, күп эшләде. Мин ул вакытта рольсез булуым белән риза идем. Чөнки тагын да зуррак ролем бар иде – әни идем.
Бу эйфория күпмегә сузылды? Озак булгандыр дип уйламыйм.
Мин эйфориядә әле тагын да йөрер идем. Илгиз Зәйниев килеп, Ярослава Пулиновичның «Син кайда идең?» әсәрен куя башлады. Шунда: «Резеда эшкә чыкмадымыни әле?» – дигәч, Фәридә Бәгыйсовна шалтыратты.
Ягъни, эйфорияне Илгиз бозды, әйеме?
Мин ул спектакльгә чыктым. Ләкин башта: «Илсур булачакмы?» – дип сорадым. Ул анда юк иде, димәк, бала белән утыра ала. Шулай итеп, эйфориям томан булып эреп таралды.
Ә икенче бала тугач, эйфория кайттымы?
Икенче балага мин аңлы рәвештә килдем. Кыз булачагын белгәч, андагы хисләр! Анысында ел ярым югалып хисләнеп йөрергә мөмкинлек булмады, спектакльләремне килеп уйнап йөрдем.
Теге эйфория тагын булачакмы?
Барысы да Ходай кулында.
Ләкин бит сез – реалистлар.
Реалистлар буларак, планда юк. Кызыбыз бар, улыбыз бар, Аллага шөкер!
Бала үстерүче кеше буларак балалар шигырьләре языламы?
Языла... Ничек дөрес итеп аңлатыйм икән? Балалар шигырьләре язылса, улыма ятлатып карыйм. Ул аны сөйли дә: «Син моны үзең язгансыңдыр», – ди.
Ул аны яхшы мәгънәдә әйтәме соң?
Ул бала бит әле, аңлаттырып булмый: әйбәт дип әйтүеме, начар дипме – белмим. Шуңа күрә мин ул шигырьләрнең ничек икәнен белмим һәм бөтен халык алдына чыгара алмыйм. Бәлки, фикерен ишетергә, балаларның үскәнен көтәмдер.