Бүген Татарстан юлларында дүрт кеше үлде (+фото)
7 сәгать 10 минутта Мәскәү - Уфа трассасында, Питрәч районы территориясендә чит ил автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сакламыйча ГАЗ автомобиленә килеп керә. Нәтиҗәдә үзе дә , пассажиры да һәлак була. 8 сәгатьтә шул ук трассада Алабуга районы территориясендә Вольво Киа һәм КамАЗ белән бәрелешә. Киа йөртүчесе дәваханәдә. 12.15 сәгатьтә Казан - Оренбург юлында, Алексеевск районында Ваз йөртүчесе баш юлдан килүче МАЗга юл бирми. Җиңел автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры вакыйга урынында үлә.