Минзәлә амбицияләре: ләкләк алып килгән бала белән кәбестәдән табылганы аерыламы?

Минзәлә амбицияләре: ләкләк алып килгән бала белән кәбестәдән табылганы аерыламы?

Минзәлә театры «Ләкләк» I Бөтенроссия бэби-театрлар фестивален гамәлгә куйды һәм аны ел саен уздырырга җыена. Алга таба ул нинди форматта дәвам итәр – оештыручылар уйлана. Безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова фестивальнең буеннан-буена – өч көн дәвамында журналист буларак фестивальдә катнашты.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры инициативасы белән, Россиядә яңа фестиваль гамәлгә куелды. Шулай итеп 16 мең кешелек Минзәлә шәһәрендә яшәүче нәниләр Россиядә куелган иң яхшы бэби-спектакльләрне карый алды.

Фестивальнең алтарихы болайрак – 2021 елның февралендә Минзәлә театры «Ләкләк» I иҗади белем бирү форумы уздырды. Форум кысаларында мастер-класслар, лекцияләр, театр җитәкчеләре катнашында «Россиядә нәни тамашачы театрының үсеш перспективалары» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Форумда Татарстан театрларыннан тыш, Уфадан Гафури театры, Улан-Удэ шәһәреннән рус дәүләт драма театры, Мәскәүдән «Импрессивная клоунада» иҗат төркеме катнашты. Онлайн форматта Германиянең Гамбург шәһәреннән KinderKinder театры «Brüte! (Hatch!)» спектакле белән, Франкфурт шәһәреннән Theaterhaus Ensemble театры «MINIMAL ANIMAL» спектакле белән чыгыш ясады.

Ни өчен Минзәлә? «Форумның бездә үткәрелүе очраклы түгел, Минзәлә театры республикада беренчеләрдән булып бэби-театр ачты. Алга таба форумның масштабларын киңәйтергә уйлыйбыз», – дигән иде театр директоры Илнур Гайниев. Ул театрның үз алдына Бәби театрларының бөтенроссия фестивален оештыру максаты куюын ассызыклады.

Татарстанга бэби-театрны Минзәлә театры алып керүе хак. 2018 елда биредә табигый булмаган форматта спектакль куелды.

Бэби-спектакльнең төп үзенчәлеге – аудиториянең яше. Спектакль 0+ аудиториясенә куела. Беренче спектакльнең авторы һәм режиссеры – Татарстанда бэби-театрлар «пионеры» Алмаз Садриев иде. Оештыручылар әйтүенчә, 2021 елда узган форумның идея авторы да Алмаз Садриев булган. Былтыргы форум театр директорының тынгысызлыгы белән генә оештырылган булса, быелгы фестивальнең гамәлгә куючысы ТР Мәдәният министрлыгы.

Алтарихның рәсми булмаган өлеше дә бар, ди. Бэби-театрлар булдыру идеясе параллель ике театрда туган. Әлеге инициатива белән Кариев театры да чыккан булган, Гүзәл Сәгыйтова директор чакта концепция дә әзерләнгән. Ләкин театр финанс ярдәме ала алмаган, ахрысы. Бәлки, алып өлгермәгәннәр генәдер. Ә Минзәлә театры министрлык финансларыннан башка гына тәвәккәлләгән – иганәчеләр тапкан. Программа ягын театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белән бэби-театр режиссеры Алмаз Садриев төзегән, дип аңлыйм. Шулай итеп, «Тәвәккәл таш яра» дигән иң «попсовый» татар мәкаленә таянып, Минзәлә театры әлеге фестивальне үзенеке итә алды.

Сүз уңаеннан, быел фестивальдә «Бәхетле көнем» спектакле белән Кариев театры да катнашырга тиеш булган, ди. Әмма театр Хөкүмәт делегациясе составында Азәрбайҗанга киткән. Чөнки Татарстанда репертуарында азәрбайҗан авторы әсәре булган бердәнбер театр Кариев театры икән – труппа ике көн рәттән «Ләйлә һәм Мәҗнүн»не күрсәткән. Шулай итеп, труппа Минзәләгә бара алмаган.

Минзәлә театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов: «Татарстанда бэби-театр безнең театрда туды – моны зур горурлык белән әйтәбез. Бервакыт Театр әһелләре берлеге бинасында булдымы икән, бер чыгыш тыңладым: Европада 15 еллап шундый театр бар, Мәскәүдә яңа башланды, диләр. Миңа бу бик ошады. Бу бит баланы театрга килергә өйрәтү. Үзебезне балачакта Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров концертларына керәсе килгәндә артка тибеп кайтаралар иде. Тыңлап-тыңлап тордым да, Минзәләгә кайткач: «Моны эшлибез»,  дидем. Казанда тыңлаганда «кит әле» дип көлеп утыручы директорлар да булды әле.

Драма театрында беренче курчак театрын да без эшләгән идек – мәрхүм Альберт Сәхәбетдинов белән эшли башладык. Анда да көлүчеләр булды. «Безнең ипине ашаучы» дип тә әйтүче булды – кем икәнен әйтмим. 25 ел эчендә үзләренең килгәне булмады, куя башлагач – ошамый.

Шулай итеп эшләп киттек – спектакль куярга Алмазны чакырдык. Кечкенә Минзәлә театры үз тамашачысын әзерләргә тиеш бит инде. «Татар бизәкләре» дигән милли темадан башладык. Аннары икенчесе чыкты, хәзер өченчесе бара. Ниһаять, театр фестиваль дәрәҗәсенә барып җитте. Бу – зур горурлык.

Бэби-театр берничек тә коммерция проекты түгел – 40 урын белән эшли алмый, 800 урын түгел бит. Бу бары тик социаль проект – баланы әзерләү, тәрбияләү. Бэби-театрга бездә билетлар очсыз, бәясен арттырып, яшь баладан акча каерып алырга намус кушмый. Иң төп максатыбыз – тамашачы тәрбияләү. Икенче көн нәниләр өчен спектакльләр карыйбыз. Берәр начар әйбер бармы? Монда бит матурлык! Үзара матур мөнәсәбәтләр тәрбияләнә. Театр ул – тәрбия чарасы. Бу фестивальнең һәр спектаклен карап горурланып утырам».

ххх

Фестивальнең афишасы сокландырды. Өч көн дәвамында көнгә өчәр спектакль күрсәтелде. Спектакльләрнең вакыты балаларның иртәнге, көндезге аш вакытына, төштән соңгы йокы вакытына зыян китермәслек итеп төзелгән. Параллель спектакльләр дә куелмаган – тамашачыга да, журналистка да ике спектакль арасында «ярыласы» юк, экспертларга да бүленәсе юк. Зур залда бер спектакль барганда, Кече залда икенчесенең декорациясе корыла тора. Тамашачы Кече залда спектакль караганда, Зур залдан бер декорация алынып, икенчесе әзерләнә. Спектакльләр арасына белем бирү программасы да кертелгән.

Бәби спектакльләре өчен театр сәхнәсе озайтылып, ковролин түшәлгән. Фойе да нәниләр өчен «уен патшалыгына» әверелдерелгән.

Минзәлә театры бинасы – татар дәүләт театрлары биналары арасыннан иң кечкенәсе һәм иң тузганыдыр, мөгаен. Сәхнә дә зур түгел, кабинетлар да кечкенә. Гримеркалар да аз. Гаҗәп инде – оештыручылар шушы бинаны фестиваль кунаклары һәм тамашачы өчен уңайлы итеп кора алган. Театрның әдәби бүлек мөдире һәм башкалар утырган кабинетны бушатып, лекцияләр өчен зал ясарга туры килгән. Әдәби бүлек мөдире бит ул – «кәгазь боткасына» күмелеп утыра торган зат. Өч көнлек фестиваль өчен аның кабинетын бер атна бушатканнардыр, мөгаен, дип уйлап куйдым. Театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева аны ай буе киредән тутырачак инде.

Өч көндә тугыз спектакль

Катнашучылар. Фестиваль «Әкият» курчак театрының «Приключения пингвиненка Пинка» спектакле белән башланды. Чаллы курчак театрының «Снег идет» спектакле белән дәвам итте. Тольятти курчак театрының «Рассказы о животных» спектакле белән беренче көн программасы төгәлләнде.

Икенче көнге программа Мәскәүдә килгән Первый театрның «Вода» спектакле белән башланды. Бу – Ольга һәм Юрий Устюговларның хосусый Бэби-театры. Аннары Ижевск Дәүләт курчак театры «Поющий кит» спектаклен күрсәтте. Ә кичке якта тамашачы Минзәлә театрының «Зазеркалье» спектакленә җыелды.

Өченче көн Первый театрның премьерасы белән башланды. «Кандинский в песочнице» спектакле иде ул. Көннең икенче спектакле – Марфа Горвицның бәйсез театраль проекты – «Сказки из маминой сумки». Фестиваль Казан Яшь тамашачы театрының «Ежики – маленькие мечтатели» спектакле белән төгәлләнде.

Фестиваль конкурс нигезендә түгел. Театрлар спектакльләрен күрсәтәләр һәм алар өчен иң кадерлесе – тәнкыйтьчеләрнең бәяләмәсен ишетәләр.

Экспертлар дүртәү: продюсер Варвара Коровина – «Бэби Лаб» проектының, «Кукуся» беренче бэби-театр фестивале авторларының берсе; театр тәнкыйтьчесе Наталия Каминская – «Сцена» журналы редакторы, төрле елларда «Алтын битлек» театр премиясе эксперты һәм жюри әгъзасы; театр тәнкыйтьчесе Анна Казарина – журналист, «Театр», «Петербургский театральный журнал» журналлары, «Экран и сцена» газетасы авторы, Мәскәү курчак театрының матбугат сәркатибе; Нияз Игъламов – Татарстанның иң билгеле театр тәнкыйтьчесе.

Ә перспектива?

«Ләкләк» – бэби-театрлар фестивале булса да, программа киңрәк, һәм ул төрле балалар спектакльләрен колачлаган иде. Ягъни, фестиваль бэби-театрларныкы булса да, катнашучы бөтен спектакльләр дә классик бэби-театр әсәре түгел иде. Әйтик, Тольятти курчак театры алып килгән «Рассказы о животных» – бөтенләй 6+ тамгалы спектакль. Совет чорында дәреслекләргә кергән танылган язучы Михаил Пришвинның кечкенә хикәяләрен берләштереп, совет чоры эстетикасында матур гына спектакль барлыкка килгән. Әллә ни сюжеты да юк. Гаилә белән карый торган спектакль. Әмма бала үзе генә карый торган, димәс идем, әти-әнинең «кушымта» булуы кирәк. Мин, мәсәлән, бу спектакльдә бала өчен «кушымта» булырга теләмәс идем – мин һәм минем буындагы бик күпләр Пришвин фанаты түгел.

Казан ТЮЗының «Ежики – маленькие мечтатели» спектакле дә бэби-театр билгеләмәсенә туры килми. Иң нәниләр өчен җыйнак кына курчак спектакле. «Әкият» курчак театрының «Приключения пингвиненка Пинка» спектакле дә – курчак спектакленең җиңелләштерелгән варианты.

Чын бэби-спектакльне Татарстаннан Минзәлә театры һәм Чаллы курчак театры күрсәтте. Ә инде классик варианттагы бэби-спектакльне Мәскәү театрлары спектакльләре аша күзаллый алдык. Ольга һәм Юрий Устюговларның Первый театры – 2, Марфа Горвицның Бәйсез театр проекты 1 спектакль күрсәтте. Бу спектакльләрне карау бэби-спектакль турында теләсә нинди мастер-класстан кадерлерәк.

Минзәлә театры үзе «Зазеркалье» спектаклен күрсәтте. Бу – театр артистлары Диләрә һәм Рөстәм Зиннуровларның беренче спектакле. Минзәлә театрының беренче бэби-спектакле «Милли бизәкләр»не видеодан карагач, «Зазеркалье»ның шуның үрнәгендә эшләнгәнлеге аңлашыла. Ягъни, үзе «Милли бизәкләр»дә уйнаган актер, шушы схеманы алып, башка спектакль куйган. Матур спектакль. Балалар яратты.

«Ләкләк» ачкан тагын бер игътибарга лаек факт: әлеге бэби-спектакльләрдә дә, «Ләкләк» фестивале кысаларында үткәрелгән лекция һәм тренингларда да Татарстан театрлары вәкилләре юк дәрәҗәсендә иде. Бу, беренчедән, яңа ел алдыннан театрларның тыгыз эш вакытына бәйле – театрда «урак өсте» – елкалар чоры башлана; икенчедән – татар дәүләт театрларында «бэби-театр бумы» үтеп бара кебек. Чөнки бэби-театр Мәскәүдә, Питерда коммерция проекты була алса, Татарстанда ул – драма театрлары өчен бары тик социаль һәм имидж проекты гына. Ул аны куя, чөнки тамашачы әзерләү миссиясе бар. Әмма бу юнәлеш белән артык мавыгырга көче җитми.

Мондый вазгыятьтә республикада бэби-театрның перспективасы бармы – без алга таба да бу теманы өйрәнәчәкбез.

Тел миссиясе үз көчендә кала

Бэби-театр нәни балага мәдәни код дәрәҗәсендә тәэсир итә аламы? Милли тематика – милли бизәкләр, туган тел кебек төшенчәләр ни дәрәҗәдә урынлы – бу темага җитди сөйләшүләр әлегә булмады. Минзәлә театры үзенең «Милли бизәкләр» спектаклен видеода күрсәтеп, бу теманың үзе өчен кадерле булуын билгеләп узды. Әмма бу спектакль турында фикер ишетелмәде. Әлегә шуның белән шул!

Фестивальнең эшче теле рус теле иде. Бу аңлашыла да: экспертлар Мәскәүдән – алар рус телле ханымнар; Ижевск, Тольяттидан рус телле театрлар килгән. Әмма, хөрмәтле театр, ачылыш тантанасында алып баручылар үз сүзләрен татарча, һичьюгы берсе татарча, берсе русча әйтә ала иде. Ике алып баручыны да русча сөйләтмәсәгез, татар сәхнәсеннән «папа», «мама» дип дәшмәсәгез дә ярар иде. Театр режиссеры Дамир Самерханов: «Сәхнә татарча бизәлгән иде, Фәрит Яруллин музыкасы яңгырады», – дип аклана-аклануын. Юк инде, бу гына җитми, Дамир Мөдәррисович, татар театры бу – аның миссиясенә тел саклау да керә. Спектакльләр турында татарча фикер алыша алмасак та, фестивальнең 3-5 минутлык презентациясен татарча үткәргәннән беркемнең дә укасы коелмас иде. Экспертларга һәм катнашучы рус телле театрларга алып баручылар әйткән сүзнең тәрҗемәсен кәгазьгә язып та таратып була. Ул озак эш түгел.

Минзәлә баласы – беренчел

Минзәлә театрына килгәндә, миңа калса, шактый перспективалы юнәлешкә алынган. Театр директоры Илнур Гайниев ТР Мәдәният министрлыгының фестивальгә ярдәм итү буенча вәгъдәсен алган. «Бу фестиваль турында озак хыялландык. Ул бик тиз үтте. Минзәлә театры коллективына рәхмәтебезне җиткерәбез. Минемчә, мондый проект алга таба да яшәргә тиеш. Бу фестивальнең безнең театрга беркетелеп калуын телибез. Аны киләсе елга да үткәрәчәкбез. Ул фестиваль булырмы, форуммы, лабораторияме – уйлап бетерәсе бар», – диде театр директоры.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Камал театры уздыра торган «Нәүрүз» театр фестивале үрнәгендә фестиваль һәм форум форматларын аралаштырып үткәрү вариантын тәкъдим итте, экспертлар аңа кушылды. Форум дигәндә, мастер-класслар, тренинглар һәм лекцияләр турында сүз бара. Хәтта аны түләүле итү мөмкинлеге, онлайн да булырга тиешлеге турында фикерләр яңгырады.

Әмма хөрмәтле театр белгечләре бер нәрсәне онытып җибәрә. Минзәлә театры – 16 мең кешелек шәһәрдә бердәнбер театр. Биредә район мәдәният йорты белән шушы театрдан башка мәдәни хезмәт күрсәтүче урыннар бик юк. Әгәр театр фестиваль ясарга алынган икән – бу фестиваль Минзәлә шәһәре һәм әлеге районга кергән авыл халкы өчен бәйрәм булырга тиеш. Бу – театрның миссиясе. Әлбәттә, Минзәлә театрының бөтен Россияне бэби-театр куярга өйрәтә башлавы бик шәп! Әмма беренче чиратта бу театр Минзәлә кешесенә – 1 яшьлегенә дә, 90га җиткәненә дә хезмәт итәргә тиеш.

Шуңа күрә, миңа калса, Минзәлә театры бэби-театр фестивале ясарга алынган икән, ул, беренче чиратта, үз шәһәре турында кайгыртырга тиеш. Башкалар турында аннары уйлар. Фестиваль җәй тирәсендәрәк үтсә яхшы, әлбәттә. Бу һич тә кунакларга җәйге Минзәләне күрсәтү максатыннан түгел, гәрчә шәһәрнең матур данын тарату өчен анысы да әһәмиятле. Беренчел – Минзәлә балалары өчен ачык һавада бәйрәм ясау мөмкинлеге.

Каяндыр укыган бер анекдот искә төште.

– Кәбестәдән табылган бала белән ләкләк алып килгән бала аерыламы?

– Әлбәттә. Кәбестәдән туганы кәҗә була, ләкләк алып килгәне – бөркет.

Бөркетләр үстерик! Киләсе фестивальгә кадәр!

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Улан-Удэ, в Бурятии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Улан-Удэ

Ria.city

Госцирк Бурятии выступил в рамках акции «Флаги России» ко Дню России - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: перед юными зрителями из пригородной деревни Улан-Удэ представили шоу-цирковую программу «Выше неба» Госцирка РБ

Выступление Госуирка Бурятии в Иволгинском районе в рамках акции «Флаги России», приуроченная ко Дню России - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: Учащиеся Гурульбинской школы восхитились мастерством жонглирования, игрой с хула-хупами, иллюзионистами цирка Бурятии

Музыкальные новости

РБК: в Москве остановили продажу ряда продуктов после случаев ботулизма

В аэропорту Пулково задержали девять рейсов и отменили еще два

Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: признание Нато надо применить!

Муфтий Гайнутдин пожелал Путину помощи Аллаха для побед

Новости Улан-Удэ

Шоу-программа госцирка в улусе Гурульба в Бурятии - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: Радость встречи с клоунами приносят массу положительных эмоций детям в Бурятии

Выступление Госуирка Бурятии в Иволгинском районе в рамках акции «Флаги России», приуроченная ко Дню России - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: Артисты бурятского цирка выступили в селе Гурульба в Улан-Удэ

Экология в Бурятии

Завершилась первая цикловая встреча региональных руководителей компании AlfaBiom

Концертный директор для музыкантов. Концертный директор для певцов. Концертное агентство в Москве. Букинг агентство. Организация концертов и гастролей.

Филипп Киркоров, Люся Чеботина, SHAMAN – 25 ярких звезд в Открытой студии «Авторадио» на «Премии МУЗ-ТВ 2024»

Прямые рейсы в Таиланд неожиданно снимают: стали известны подробности и альтернативы

Спорт в Бурятии

«ITF решила пойти по пути WTA и ATP, которые давно допускают россиян» — Янчук

«Наконец-то всё началось». Борис Беккер побывал на матче открытия Евро-2024

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС

Теннисисты Рублев, Хачанов и Самсонова не сыграют на Олимпиаде-2024

Moscow.media

Рубена Варданяна в бакинской тюрьме заставляли долго стоять, его лишали воды, ему не разрешали мыться и менять белье и одежду

С добычей

Тренер назвала признаки синдрома перетренированности

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»







Топ новостей на этот час в Улан-Удэ и Бурятии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *