Добавить новость

Нина Гребенщикова: әнисе әманәте белән яши ул

“Нинди генә һөнәр сайласаң да тирә-юньдәгеләргә игелекле, ачык йөзле, тәмле телле була бел кызым”.

Әнисенең бу акыллы сүзләрен гомере буена күңеле түрендә йөртә ул. Рус Әшнәгендә туып үскән кыз Казан сәүдә техникумын тәмамлап шәһәрнең иң эре сәүдә нокталарының берсенә эшкә урнаша. Биредә кыска гына вакыт эчендә ул зур абруй казына. Егете хәрби хезмәттән кайтып, гаилә корырга әзерләнеп йөрүләрен ишетеп, сәүдә йорты җитәкчесе аны үз янына чакыра, калырга үгетли. Әмма Нина тормыш иптәше сүзе белән туган якларына–Балык бистәсенә кайтып төпләнәләр. Тормыш иптәше Юра бер оешмага автомобиль йөртүче булып керә. Ә Нина кибеткә сатучы булып урнаша. Яраталар үзен хезмәттәшләре. Эшен ул һәрвакыт төгәл һәм җиренә җиткереп башкара, планнарын да һәрвакыт арттырып үтәүгә ирешә. Сатып алучылар белән дә җылы мөнәсәбәттә була. Шулай итеп, ул 30 елдан артык районыбыз халкына сәүдә хезмәте күрсәтә. Әле эшләгән дә булыр иде, тик менә тормыш юлдашы Юрийның фаҗигале вафатыннан соң, ул эшеннән китеп, бар көчен балаларын тәрбияләүгә бирә. Көннәрдән беркөнне бер танышы аңа район иминият бүлегенә эшкә чакырып тәкъдим ясый. Кыюсыз гына башланган яңа эш урынында ул үзенең эчкерсезлеге, ярдәмчел булуы белән бик тиз үз кешегә әйләнә. Бүген ул Балык бистәсендә яшәүчеләргә генә түгел, туган авылы Рус Әшнәге, Анатыш, Трой Урай халкына да хезмәт күрсәтә. Үзенә җиткерелгән планнарны һәрвакыт арттырып үти.

–Биредә мондый яхшы дустанә мөнәсәбәт булуы, хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтелүе миңа эшемдә дәрт-дәрман өсти,–ди Нина Гребенщикова. Шушы көннәрдә хезмәттәшләре һәм дуслары, якыннары аны туган көне–гомер бәйрәме белән котладылар. Бер коллективта эшләүчеләрдән җылы сүзләр ишетү аның өчен иң кыйммәтлеседер, мөгаен.

Идрис Аметов.

Фото "вконтакте" сайтыннан алынды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Урае

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Ханты-Мансийского автономного округа
Экология в Ханты-Мансийском автономном округе
Спорт в Ханты-Мансийском автономном округе
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Урае и Ханты-Мансийском автономном округе

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *