Балык Бистәсендә чәчүлекләрне кабул итү чарасы узды (фотолар)
Күп еллардан килгән күркәм гадәт буенча чәчүлекләрне кабул итү чарасы быел да олы бәйрәм төсен алды.
Игенче хезмәтенә гадел бәя бирү максатыннан быел район биләмәсендә чәчелгән 53 мең гектар мәйданны биләгән чәчүлекләрне тулысынча карап тикшереп чыгу өчен хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар бу юлы да ике төркемгә бүленеп кырлар буенча сәяхәт кылдылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов җитәкләгән төркем үз эшен Трой Урай авылы юлы буендагы “Логос” хуҗалыгының 100 гектарлы сабан бодае чәчелгән участогыннан башлады. Әлеге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Ринат Камилов бу участокка беренчеләрдән булып яңа “Юбилейный” сортлы бодай чәчелүен һәм барлык агро техник чараларның төгәл үтәлүен белдерде. Шуннан соң комиссия “Балык Бистәсе ВЗП” сының көнбагыш чәчелгән басуы белән кулонлыларның 66 гектарлы “Экадо16” сортлы сабан бодае кырын карап хозурландылар. Барлык участокларда да игеннәр куе яшел төс алып, мул уңыш вәгдә итеп үсеп утыра. “Азык төлек корпорациясе”,”Кама-агро”,”Масловский”, “Зюзино”хуҗалыкларының арпа, көзге арыш белән сабан бодае чәчелгән кырларның чисталыгы, чүпсез, куе матур булып үсүләрен күреп тә бик күпләр канәгать калдылар. Башка еллардан аермалы буларак быел комиссия әгьзаларына җиңүчеләрне билгеләве күпкә кыенрак булды. Шунысы куанычлы, бүгенгесе көнне районыбызда гомуми саны 80 нән узган фермерларыбызның да бик ныклап тырышлык куюлары хакында әйтми мөмкин түгел. Ни дисәңдә, чәчүлекләрнең 40 мең гектары алар өлешенә туры килә бит. Бу көнне комиссиягә “Габдриев”,”Габитов”,”Шәмсетдинов”,”Нәзимов” кебек тырыш, өметле, киләчәк белән яшәүче фермерларның матур эш нәтиҗәләре дә күпләр күңеленә хуш килде. Озак кына үзара киңәшләшкәч комиссия уртак карарга килеп беренчелекне лаеклы төстә быел хуҗалыклар арасында зюзинолыларга бирергә булды. Икенче- өченче урыннарга “Азык- төлек корпорациясе” белән “Кулон-Агро” хуҗалыклары ия булдылар. Фермерлар арасында бүгенгесе көнне иң күп җир биләүче “Шәмсетдинов” белән “Габдриев” хуҗалыклары макталып беренче-икенче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы Илхам Валеев тәбрикләде һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Идрис Аметов.