«Дин булмаган заманда да манарасы киселмәгән иде» – Айбаш авылында мәчет манарасы ауган

«Дин булмаган заманда да манарасы киселмәгән иде» – Айбаш авылында мәчет манарасы ауган

Биектау районының Айбаш авылында 1855 нче елны төзелгән борынгы мәчетнең манарасы ауган. 13 ноябрьгә каршы төндә авыл өстендә коточкыч давыл күтәрелә. Нәтиҗәдә, бик күптәннән реставрация көткән мәчетнең манарасы сул якка авып, җиргә кадала. Айбаш мәчетеннән – «Интертат» язмасы.

«Саны да унөч бит, шомлы сан»

Машина йөртүчебез: «Биектауда гел салкынрак була, кыш та иртәрәк килә», – дип сөйләп бара. Бөтереп-бөтереп кар ява, давыллы җиле дә үзәккә үтәрдәй итеп исә Айбашта. 12нән 13нә күчкән төндә авылда көчле җил була, давыллап-давыллап яңгыр ява. Иртәнгә авыл халкын очы белән җиргә кадалган мәчет манарасы куркуга калдыра. Бу хәбәрне социаль челтәрләрдә күрүчеләр дә: «Юньлегә түгел бу», «Нинди заман җитте, мәчеттә манаралар ава башлады», – диештеләр.

Урамга балаларын озатырга чыккан Әнисә апа Хәйруллина ул көнне бик давыллы булды дип искә алды. Аларның веранда тәрәзәләре дә ватыла ул төндә.

Давыл булды шул, бик каты җил булды, яңгырлап давыллады бит. Әле аның саны да унөч бит, шомлы сан. Безнең менә веранданың бер тәрәзәсе ватылган, пыяла иде инде ул, пластик куелмаган иде. Улым әйтә: «Әни, тәрәзә ватылган», – ди. «Кит инде, нинди тәрәзә ватылсын», – дим. «Бар, чыгып кара», ди», – дип сөйләп китте Әнисә апа.

«Ул көнне күрше Мәмдәлдә дә янгын булган, бер хуҗалык янган диделәр», – дип сүзгә кушылды Әкълимә апа Гобәйдуллина.

Ул манара черегән булгандыр инде. Аңа бик күп еллар бит инде. Сугыш вакытларында да, дин беткән заманнарда да манарасы төшмәгән. Кияүгә чыккач, Казаннан кайтканда «шушы авыл бит әле» дип мәчеткә карап кайта идем, – ди Әнисә апа.

«Бер кадагына да кагылмагыз» диделәр»

Айбашның манарасы ауган мәчете авыл башыннан ук күренеп тора. Яртылаш сынып төшкән манара һаман да җиргә кадалып тора. Көчле җил аны бер якка таба авыштыра да башлаган. Манарага да, инде кар кереп торучы түбәгә дә кагылырга кушмаганнар. Чөнки 1855 елгы мәчет төбәк дәрәҗәсендәге архитектура мирасы булып санала һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы учетында тора. «Бер кадагына да кагылмагыз, суд аша эшләнә торган эш булачак диделәр», – ди мәчеткә өйлә намазына килгән Наил абый Гыймадиев.

Мәчетнең имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин манараның ипләп кенә җиргә кадалуын «Аллаһының кодрәте» дип атады.

Башка җире әлегә ишелеп төшү куркынычы астында түгел. Монсы да Аллаһның рәхмәте инде. Селкенеп торган әйбер түгел иде. Иң көчле җил вакытында да манарага менгәнем бар иде, андый куркыныч әйбер сизмәдем мин анда. Нишлисең инде, димәк, шулай кирәк. Бер Аллаһы Тәгалә белә, без белмибез.

Бик ипле гына төшеп утырган манара. Анысы Аллаһы Тәгаләнең кодрәте. Югыйсә, ул түбәгә төшеп, түбәне дә ишеп бетерергә мөмкин иде. Авып китеп, мәчетнең диварына да, тәрәзәләренә дә, икенче якка төшеп, кешеләргә дә зыян китермәгән. Искитәрлек могҗиза, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте.

Әлегә бернәрсәгә дә тимәгез, диделәр. Чөнки нәрсә дә булса эшли башлыйбыз икән, без үзебезчә үзгәртеп корганга әйләнәбез. Төрле кешеләр бар бит. Шуларның берсе моннан сәяси проблема ясарга мөмкин. Ул шаяру түгел, – ди Дамир хәзрәт.

«Түбәне ябарга калай кирәк», – дип райисполком председателенә дә бардым»

Мәчет чыннан да күпне күргән, күпне кичергән инде. Аның манарасы узган гасырның 80 нче елларында да авышкан була. Совет заманында авыл советы рәисе дә, председатель дә, партком секретаре дә булып эшләгән Равил абый Субаев дин тыелган заманнарда мәчетнең клуб вазифасын үтәүләрен искә алды. Җитмешенче елларның азагында да, түбәсеннән су аккан өчен, Равил абыйга райком секретареннән каты гына эләгә дә.

Мәчет Совет заманында клуб булып хезмәт итте. Шул клубта кинолар, концертлар, җыелышлар уза иде. Мин авыл советы председателе булып эшләгән елны партия җыелышы уздырдылар. Бер мәлне яңгыр яварга тотынды да, су түбәдән үтте. Шунда мине райком секретаре: «Син шуны да эшләмисең», – дип, бик каты итеп сүкте. Мин ул мәчетне ничек эшли алам инде?

Шул елларны бездә унъеллык мәктәп салдылар. Зур агач мәктәп, балалар ике смена укый иде. Мәктәпне тикшерергә дип, Казаннан төзелешләр буенча министр урынбасары дәрәҗәсендәге бер абзый килде. Миннән сорый: «Синең тагын проблемаларың бармы?» – ди. Мин әйтәм: «Мәчет түбәсе бар».

«Түбәне ябарга калай кирәк», – дип райисполком председателенә бардым. Ул Казандагы малайлар белән сөйләште, калай бирәбез диделәр. Бер атна дигәндә райисполком председателен Авыл хуҗалыгы министрының урынбасары итеп алдылар. Аның урынына икенче кеше килде. Янына бардым: «Безгә калай кирәк иде», – дим. «Мин сиңа склад җитәкчесеме әллә? – дип, бик каты итеп сүгеп чыгарды. – Сине куйганнар, син тап», – диде.

Бу абзыйга да аңлаттым инде. Мәчетнең кайда учетта торганын, регистрация номерларын да таптык. Казандагы реставрация үзәгендәге осталар белән сөйләштек, бөтен мәгълүматларны калдырдык. Бу кешеләр мәчеткә реставрация ясарга уйладылар. Аңа документацияләр эшләттек, мәдәният министрлыгы акча бүлеп бирергә тиеш булды.

Әле анысын да мәчет түгел, клуб дип яздырдык. Ул бит коммунистлар заманы, дин ул вакытта бик тыела иде. Ул чакта да мәчетнең манарасы 15 градуска авышкан иде. 1980 елны манараларын турайттылар, калайларын алыштырдылар, айларын яңартып, түбәләрен алыштырып, реставрация ясадылар. 1993 елны яңадан килеп икенче кат эшләделәр. Шуннан бирле тора иде.

Мәчет дип йөри торгач, үземне дүрт тапкыр КГБ полковнигы янына чакырдылар. Берәрсе мулла түгелме дип, җиде буын бабамны да тикшерделәр әле. Коммунистлар заманы иде шул, ул вакытта дин бик тыела иде, – дип сөйләде Равил абый.

80 нче елгы реставрация өчен дә көч-хәл белән расчет ясап бетерәләр. «Безгә акча бирәләр, әлегә биреп торыгыз»,– дип тегеннән-моннан акча тота-тота эшләдек тә, берзаман министрлыктан акча бирмәделәр. Без судларга йөреп, судлар аша акчаларны әкренләп кайтардылар инде», – дип искә алды Равил абый ул чакларны.

«Бездә халык бик диндар»

Мәчеткә өч-дүрт ир-ат өйлә намазына җыелды. Манарасы ауса да, мәчет эшчәнлеген туктатмаган. Азан әйтеп, намаз укыдылар, дога кылдылар картлар.

Ике катлы мәчетнең пыяла тәрәзәләре дә зеңгеләп тора, мәчет эчендә җил йөри. Беренче катында басып тора торган түгел, салкын. Икенче катта исә җылы. Мәчетнең манара ауган ягы да бераз утырган, кыйшаеп тора. Шыксыз һава торышы, дөбер-шатыр китереп искән шыксыз җиле мәчетне селкетеп тора сыман.

«Бик әйбәт иде безнең мәчет. Белмим, әйбәтләрләр микән. Унтугызынчы гасырның беренче яртысында төзелгәндер дип уйлыйм мин аны. Нигәдер аны унтугызынчы елның икенче яртысы дип күчерделәр. Чөнки Балык Бистәсендәге мәчетне ремонтларга кирәк булды башта. Безнекен яңарак дип калдырдылар», – ди Наил абый Гыймадиев. «Яңартып төзерләр әле», – дим, өметле күзләрем белән. «Ай, белмим, белмим», – ди Наил абый.

Җомга намазларына мәчеттә җиде-сигез кеше җыела икән. Бәйрәм көннәре туры килеп, кайтучылар булса, унбишләп булалар. Гает намазларында исә икенче каттагы ике зал да тула, ди.

Гаетләргә бөтен халык килә. Гаеттән калучылар алар бик каты мөһим сәбәп белән генә калсалар. Гает вакытында шәһәргә китүчеләр дә монда кайтып укыйлар гаетне, Әлһәмдүллиләһи шөкер. Балалар да киләләр.

Менә үзегез күреп торасыз, шундый зур мәчет. Безнең финанс мәсьәләсендә бернинди проблемабыз да юк. Җылылыгын тотабыз, газ системасын карап торучы кешене акча түләп тотабыз, җыештыручы тотабыз. Елына 120 мең акча туздырабыз. Ул барысы да сәдакә акчасы. Халык бирмәсә, аны каян табып бетерик без. Киләсе елда беркем дә акча бирмәсә дә, киләсе ел мәсьәләләрен дә хәл итерлек мөмкинлегебез бар, Аллаһка шөкер. Бездә халык бик диндар, – ди Дамир хәзрәт.

«Озакка китте бу, мәчеткә игътибар җитмәде»

Дамир хәзрәт белән авыл советы рәисе Равил Сафиуллин район үзәгендә булып кайталар. Мәчет учетта торган мәдәният министрлыгына һәм Диния Нәзарәтенә юлларга дип хатлар әзерлиләр.

Равил Сафиуллин өметле киләчәккә ышандырды. «Мәчет дәүләт ярдәме, халык ярдәме, Аллаһ ярдәме белән торгызылачак. Капиталь ремонт булганчы, бинага зыян китермәслек итеп саклаячакбыз. Танышларым да шалтырата: нинди ярдәм кирәк, кая акча күчерәсе, диләр. Төзүчеләребез бушка берәр җирен күтәреп бирәбез, диләр. Башлап җибәрәсе иде. Башланган эш, беткән эш», – диде авыл советы рәисе.

Имам-хатыйб Дамир хәзрәт тә, башка авыл картлары да мәчеткә булмаган игътибар өчен әрнүле иде.

Без тулысынча реконструкция ясауларын телибез. Чөнки киредән манара гына торгызып булмый. Аның башка җирләрендә черек урыннары бар. Бер як почмагы утырган, авышкан, күреп торасыз. Ул ягы ишелеп төшсә, тагын кирәкмәгән акча туздыру гына була. Булган булган, яхшылап эшләргә кирәк. Аның проекты бар, өйрәнү эшләре үткәрелгән. Мин генә монда биш ел. Миңа хәтле тотынганнар иде инде ул эшкә. Мәскәүгә дә мөрәҗәгать иткән идек бит инде. Тик безгә финанс бүлеп бирмәделәр, шуңа күрә шулай сузылды.

Бу мәчетне һичшиксез саклап калырга кирәк. Һичшиксез! Ул бер Айбашның гына горурлыгы түгел. Ул бөтен Татарстанның горурлыгы. Ике йөз ел буена торган агач мәчет иң куркыныч, иң авыр елларда да манарасы сакланып калган мәчет. Аны беренче чиратта аякка бастырырга кирәк. Кызганыч, безнең кайбер җитәкчеләребезнең игътибары шундыйларга җитеп бетми. Озакка китте бу, игътибар җитмәде. Тик торганнан гына килеп чыккан хәл түгел бит, – диде Дамир хәзрәт, борчылып.

Мәчетнең язмышы нинди булыр?

Көчле җилдә ауган манара селкенеп тора. Мөселманнарның символы булган ярымай да куркыныч һәм кызганыч халәттә ята. Тишек түбәдән яңгыр, кар кереп, түшәмне юешләткән дә инде. Япмый торсалар, матчаларның череп бетүе дә бар. Ә җиргә кадалган манараның көчле җилдә селкенеп торуы халыкны куркыта. Чөнки ул ягулык бинасына таба авыша башлаган. Күршедә генә торучы Роза апаның йортына да зыян килүе бар, чөнки аның йортындагы газ торбасы да шул котельнаяга тоташкан. «Равил, кара аны, син безне газсыз калдырма. Торбага төшеп, шартлый күрмәсен», – дип, Роза апа кат-кат авыл советы рәисенә эндәште.

Аллаһ йорты гасырдан артык түзгән түзгән дә, бер сабыры сынган дип аңларга кирәктер.

Айбаш мәчетенең реставрация планы да әллә кайчан әзер инде. Вологда өлкәсеннән Попов дигән атаклы реставратор килеп, мәчетне тикшерә, бөтен черек җирләрен ачыклап, проект төзи. «Бу турыда югарыда да беләләр. Акча булса, реставрациясе дә булыр иде. Шактый зур сумма инде анда», – ди Равил абый Субаев.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вологде, в Вологодской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вологде

Ria.city

Северянин совратил двух девочек в Вологде

«С домиками на море – дорого». В Севастополе купить дом дороже, чем в Крыму

Во Владимирской области 18 передвижных камер переедут на новые места

Гид по главным фестивалям лета–2024

Музыкальные новости

"Фонтанка": два связанных с Пригожиным медиаменеджера задержаны в Петербурге

Космос – Динамо Владивосток где смотреть матч, во сколько прямая трансляция, время начала игры Вторая Лига 25 июня

Выставки Новосибирска: Царства Нила на берегах Оби

Более половины продаваемых домов в РФ дешевле однокомнатных квартир

Новости Вологды

Гид по главным фестивалям этого лета

Автомобиль ВАЗ столкнулся с автобусом с туристами, один человек погиб

37-летний мужчина пропал в Вологде

Спектакль «Ради жизни» череповецкого Театра для детей и молодежи показали на фестивале «Голоса истории»

Экология в Вологодской области

Новый рекорд России: медитация Relax FM объединила 1699 человек

АФК «Система» планирует модернизировать Вологодский текстильный комбинат

Фотопрогулка по советским городам. Отличная серия!

Как россиянам получить визу на Кипр: туроператоры дали подробную инструкцию

Спорт в Вологодской области

Рейтинг WTA. Калинская дебютировала в топ-20

Путинцева в Бирмингеме завоевала третий титул WTA в карьере

Тарпищев: У Рублева есть сложности со здоровьем, но он хочет сыграть на Уимблдоне

Появились новости о здоровье Елены Рыбакиной перед турниром в Англии

Moscow.media

Краски севера VIII

BelkaCar стала лауреатом премии Digital Leaders в номинации «Сервис года»

История одного похода

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»







Топ новостей на этот час в Вологде и Вологодской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *