Зәйдә йөзүчеләр шомарып килә
Казанда яшүсмерләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Анда Зәйдән “Зәй” спорт мәктәбе тренеры Рәйсә Галимова кулы астында шөгыльләнүче бер төркем яшь йөзүче үзен сынады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Екатерина Шабанова белән Илья Федотов беренче унлыкка керде.