Лениногорскида чыршы сата башлаячаклар
Лениногорск урман хуҗалыгында чыршыларны 15 декабрьдән соң сата башлаячакбыз, дип хәбәр иттеләр.
Район башлыгы карары нигезендә сату урыннары билгеләнгән:
1. Гагарин һәм Гафиятуллин урамнары кисешкән урында
2. “Шифа” кибете янындагы мәйданчыкта (Строительная урамы)
3. Дала-Лермонтов урамы чатында (мини-базар)
4. Чайковский урамы, 6 нчы йорт мәйданчыгындагы парковкада (Крупская һәм Чайковский урамы кисешкән урын)
5. Чайковский – Промышленная урамнары кисешкән җирдә (“Ной” кафесы каршында)
6. Набережная урамы, 26 нчы йорт тирәсендәге мәйданчыкта (“Ихлас” мәчетенә каршы).
Бәясе:
Иң киң таралган 2 метрлысы – 236 сум. Өч метрлы чыршы – 320 сум тирәсе торачак, диләр урман хуҗалыгында. Биегрәкләренең бәясе 400 сумнан 1 меңгәчә торачак.
Искәртәбез: Административ кодекс нигезендә, законсыз урманнан, яисә парктан чыршы кисүчеләргә 1 мең 500дән 3 мең сумга хәтле штраф каралган.