Россия Конституциясе көне белән!
Хөрмәтле зәйлеләр!
1993 елның 12 декабрендә референдумда Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бүген Россиянең, хокукый демократик дәүләт буларак, икътисади, социаль һәм мәдәни үсеш потенциалын уңышлы гамәлгә ашыруда дөньяда ныклы үз позициясе бар.
Ышанам, алга таба да Россия Федерациясе Конституциясе тотрыклылыкны ныгытуда, мөһим икътисади һәм социаль мәсьәләләрне чишүдә, гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүдә ышанычлы ориентир булып хезмәт итәр, ә Төп Законның зирәклеге һәм гаделлеге безнең эшчәнлегебездә таяныч булыр, эш-гамәлләребезнең юнәлешен билгеләр. Бәйрәм уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бәйрәм белән сезне, зәйлеләр! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, күңел җылысы, иминлек, илебезне чәчәк атуы өчен башкарган хезмәтегездә уңышлар телим. Киләчәккә ышаныч белән карагыз, ул. Һичшиксез, барыбызга да уңышлар гына китерәчәк.
Разиф Кәримов,
район башкарма комитеты җитәкчесе.