Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2014

Новости за 12.12.2014

«Заман сулышы» 

Лениногорскида 373 укучы инша язды

3 декабрьдә Россия мәктәпләренең унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына кертү ролен үтәүче инша язды. Лениногорскида әлеге сынауны 373 чыгарылыш үтте.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Район икътисадында эшмәкәрләр өлеше 18 процент

Зәйдә бүгенге көндә 287 кече предприятие, 1197 эшмәкәр исәпләнә, эшмәкәрләр узган ел исә 29га күбрәк булган. Кимү тенденциясе иминият кертемнәре арту  белән бәйле. Бүгенге көндә эшмәкәрлектә төп керемне күпләп һәм ваклап сату  предприятиеләре (29 процент),  төзү белән шөгыльләнүчеләр (15,1), эшкәртү (8,4), күчемсез милек, аренда операцияләре белән шөгыльләнүче оешмалар (16,1), транспорт һәм элемтә (8,1), авыл хуҗалыгы предприятиеләре (6,7) кертә. Тулаем алганда  район икътисадында эшмәкәрлек өлеше – 18 процент. Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Россиянең Халыкара абруе какшамас һәм кыю булсын өчен нәрсә эшләргә тиешбез? (СОРАШТЫРУ)

Бүген – Россия Конституциясе көне. Дәүләтебезнең хокукый нигезләрен билгеләгән, гражданнарның бурыч һәм хокукларын чагылдырган Төп Закон кабул ителгән көндә укучыларыбызга мондый сораулар бирдек: Ватаныбызның сәяси һәм иіътисадый куәтен үстерүгә үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? Россиянең Халыкара абруе какшамас һәм кыю булсын өчен нәрсә эшләргә тиешбез?

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Котлыйбыз!

15 декабрьдә Түбән Әлкидә яшәүче әниебез Исхакова Халисә Әһлиулла кызына 75 яшь тула. Сөекле әнкәебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Нык рухлы, мәрхәмәтле әнкәебезгә саулык, имин картлык, без балаларыңнан яхшы-матур хәбәрләр генә ишетеп, әти белән куанычлы, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Ходай сезне тигезлектән аермасын. Әле тагын озак еллар матур киңәшләрегез, изге догаларыгыз белән безгә терәк булып яшәгез. Сез булганда безгә рәхәт, өебез нурлы, ямьле.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Лира ВӘГЫЙЗОВА)

Кәҗәгә үпкәм юк

Хәлимә әби чуаш авылыннан бәтиләре белән кәҗә алган икән, тик кәҗә бик усал,  әбинең үзе белән дә "уртак тел" таба алмый икән, дигән хәбәр авылның түбән оч ягына бик тиз таралды. Әбекәй кәҗәләре янына кара итәк, карасу яулык бәйләп чыга булган, элеккеге хуҗабикәсе шулай киенгән бугай. Кәҗә, көн артыннан көн үтсә дә бер дә "юашланырга" уйламаган, мәктәпкә баручы укучылар да әби тыкрыгыннан йөрмичә, урам буйлап йөрергә мәҗбүр булганнар.

Бөркөнне сыер көтүен... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй мәктәпләре РФ Конституциясе көнен сыйныф сәгатьләре белән башлады

Зәй районы мәктәпләрендә бүген иртәнге сәгатьләрдә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Аларда Төп Закондагы бурычлар һәм хокуклар турында тагын бер кат искәртелде. Мәсәлән, 4 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары  дәүләт символикаларына багышланган үзенчәлекле чарада катнаштылар, ә аннан алдагы көндә кече патриотик җырлар бәйгесе үтте. Балалар аңа дулкынланып, горурлык хисе белән әзерләнде. 

«Әлки хәбәрләре» 

Иң матур чыршыга конкурс

Сез әле Яңа ел Чыршысын бизәдегезме? Бәлки, сезнең Чыршы иң матурыдыр? Фоторәсемен безгнеҗ адреска җибәрегез (alkred1604@mail.ru), бергәләп бәялик. Җиңүченең рәсемен "Әлки хәбәрләре" газетасында күрерсез.

«Зәй офыклары» 

Зәйдә дәүләткә иң күп сөтне “Зәй” агрофимасы сатты

Зәйдә агымдагы елның 1 декабренә иң күп сөтне дәүләткә “Зәй” агрофимасы (5818), иң азын “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте (915) сатты. “Зәй шикәре” агрофирмасында бу күрсәткеч  - 3952, “Восток” та исә 3101 центнер.

«Зәй офыклары» 

Сөтнең мул, сыйфатлы булуы кадрлардан тора

Сөтчелекнең табышлы тармак икәнен Зәй районы “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте терлекчеләре аңлап эш итә. Бу комплекста бер сыердан тәүлегенә уртача 9,8 килограмм сөт савыла. Көненә дәүләткә өч тоннага якын сөт сатыла. Сөтнең  продуктлылыгы - 92, майлылыгы - 4,5 процент. Хуҗалыкта 35  кеше хезмәт куя, шуның 15е - сыер савучы, 5се - бозау караучы, калганнары - терлекче, азык таратучы, слесарь, кизү торучылар.  “Нива”да агымдагы елның беренче декабренә  1269 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның  300е - савым сыер. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй сугыш ветераны “салам бабай”ны югалтты

Зәйлеләр тагын бер  сугыш ветеранын югалтты: саламнан әйберләр үрү остасы Гамил Исхаков 93 яшендә бакыйлыкка күчте. Кул эше остасы Гамил ага – районда гына түгел, республикада да билгеле кеше иде. Аның декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре мәртәбәле күргәзмәләрдә дә югары бәя алды, алар Зәй төбәге, туган авылы Чыбыклы йолалары турында иде. Эшләре Мәскәү, Казан, Суздаль, Пермь, Ырынбур шәһәрләрендә күргәзмәләргә куелды. Мәскәүдә узган “Остазлар” Бөтенроссия фестивалендә  ул – “Алтын куллы остаз” исеменә... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә кайнар су гигиена таләпләренә җавап бирми

Күпкатлы йортта яшәүчеләрнең берсе кайнар суның сыйфатына канәгатьсезлеген белдереп кулланучыларның хокукларын яклау һәм кешеләр иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт шәһәре медсанчасте – иң яхшылар йөзлегендә

Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика бәйгесендә һәм «2014 елгы «Россиянең иң яхшы товарлары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Россия Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр!

1993 елның 12 декабрендә референдумда Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бүген Россиянең, хокукый демократик дәүләт буларак, икътисади, социаль һәм мәдәни үсеш потенциалын уңышлы гамәлгә ашыруда дөньяда ныклы үз позициясе бар.

Ышанам, алга таба да Россия Федерациясе Конституциясе тотрыклылыкны ныгытуда, мөһим икътисади  һәм социаль мәсьәләләрне чишүдә, гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүдә ышанычлы ориентир булып хезмәт итәр, ә Төп Законның... Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Лениногорскида шугалак ясыйлар

Шәһәрлеләр өчен төп яңалык: быел беренче тапкыр «Яшьлек» стадионында балалар һәм өлкәннәр өчен, спонсорлар ярдәме белән, ачык шугалак пәйда булачак. Хәзерге вакытта биредә кызу эш кайный, декабрь уртасында беренче шуарга килүчеләрне кабул итә башлар, дип исәплиләр.




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *