Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Котлыйбыз!

15 декабрьдә Түбән Әлкидә яшәүче әниебез Исхакова Халисә Әһлиулла кызына 75 яшь тула. Сөекле әнкәебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Нык рухлы, мәрхәмәтле әнкәебезгә саулык, имин картлык, без балаларыңнан яхшы-матур хәбәрләр генә ишетеп, әти белән куанычлы, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Ходай сезне тигезлектән аермасын. Әле тагын озак еллар матур киңәшләрегез, изге догаларыгыз белән безгә терәк булып яшәгез. Сез булганда безгә рәхәт, өебез нурлы, ямьле.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Тәрбияләп, тырышып үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Олы ихтирам белән улың Фәрит, киленең Лилия, оныкларың.
                               ***
Кадерле гаилә дустыбыз Венера Җомагул кызы Сафинаны гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Базарлы Матакта яшәүче дустыбызга 13 декабрьдә 55 яшь тула. Венера һәрчак ачык йөзле, ярдәмчел кеше. Аның белән киңәшләшергә, эч сереңне бушатырга, авыр чакта аңа таянырга була. Гаиләсендә дә ул ире Тәлгатьнең тугры гомер юлдашы, балаларының яраткан әнисе, гаиләсенең җылы кояшы, нуры. Дустыбыз Венера! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Гомер юлдашың Тәлгать белән балалар игелеген күреп, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, бер-берегезне кадерләп, хөрмәтләп яшәгез.
Изге теләкләр белән Рөстәм-Рушания Шәйхетдиновлар.
                              ***
Базарлы Матакта яшәүче кодагыебыз Фәсыйхова Саҗидә Фәттах кызының 12 декабрьдә 50 яшьлек юбилее – гомер бәйрәме. Хөрмәтле кодагыебыз! Алтын юбилеең белән котлап, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Алга таба да бүгенгедәй матур, мул тормышта яшәргә язсын. Саулыгың нык, гомерең озын, туар таңнарың имин булсын. Һаман шулай изге күңелле, ачык йөзле, мәрхәмәтле булып кал. Балаларыңның игелеген күреп, кадерле әни, яраткан дәү әни булып гомер ит.
Изге теләкләр белән кода-кодагыең.
                               ***
Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез Төхвәтуллин Ильяз Гаяз улының юбилее. Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез.
Әтиебез! Син булганга җирдә без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Өебезнең нуры, тормыш яме булып
Мәңге яшәвеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәрия, балаларың Гөлназ, Алмаз.
                                ***
13 декабрьдә Базарлы Матакта  яшәүче кадерле кешебез Смышляева Ирина Юрьевна 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Сөеклебез! Котлап сине юбилеең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Сине яратып изге теләкләр белән әниең, ирең Сергей, улларың Дмитрий, Юрий, Павел, оныкларың Данил һәм Таня.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *