Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиянең Халыкара абруе какшамас һәм кыю булсын өчен нәрсә эшләргә тиешбез? (СОРАШТЫРУ)

Бүген – Россия Конституциясе көне. Дәүләтебезнең хокукый нигезләрен билгеләгән, гражданнарның бурыч һәм хокукларын чагылдырган Төп Закон кабул ителгән көндә укучыларыбызга мондый сораулар бирдек: Ватаныбызның сәяси һәм иіътисадый куәтен үстерүгә үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? Россиянең Халыкара абруе какшамас һәм кыю булсын өчен нәрсә эшләргә тиешбез?

 

Рафис Ганиуллин, эшмәкәр, Юхмачы авылы:

–Әле менә үз коллективыбызда  шул турыда сөйләшәбез: чынлап та катлаулы вакытлар җитте, дөньялар тыныч түгел, бәяләр дә үсә. Димәк, авырлыкларга биремшмәс өчен тагын да тырышыбрак эшләргә, үз-үзебезгә җаваплылыкны арттырырга тиешбез. Беренче Президентыбыз сүзләренә аз гына үзебезнекен өстәп, без тырышабыз һәм булдырабыз, дип әйтәсе килә. Санкция дигәннәре белән куркытып карыйлар безне. Әмма аның белән генә Россия халкын куркытып буламыни! Умарта кортларыннан юрнәк алып, тырышып эшләргә генә, шул вакытта илебез дә нык, үз тормыш дәрәҗәбез дә югары булыр.

 

Андрей Зиньков, протоиерей, Базарлы Матак авылы:

–Илебезнең абруе бу көннәрдә аеруча югары дип саныйм. Россия тарафына дөнья илләре халыкларының карашы төбәлгән, Президентыбыз Владимир Путинның һәр сүзен игътибар белән тыңлыйлар һәр адымын бәялиләр. Безгә, россиялеләргә, үзара дус, тату яшәвебезне дәвам итәргә, милләтара бердәмлекне ныгытырга, төрле дин тотучыларга аңлашып гомер итәргә генә кала. Һәм һәркем үз урынында үз вазыйфаларын җиренә җиткереп, намус белән үтәсен иде.

 

Рамилә Җәләлова, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы:

–Минем уемча, соңгы берничә дистә елда гражданнарда ватанпәрвәрлек, үз илеңне ярату хисләре тәрбияләргә игътибар җитеп бетмәде. Билгеле, һәр кеше үзе туып үскән җирне, гаиләсен, якыннарын ярата, алар өчен җан ата. Әмма бу турыда ачыктан-ачык сөйләүдән оялмаска, балаларыбызга илебезнең җир шарында иң көчле, иң гүзәл ил булуын аңлатырга, алардан чын патриотлар тәрбияләргә тиешбез. Көчле ил нәрсә ул? Көчле, бердәм, акыллы һәм тырыш халык яшәгән дәүләт һәм җир ул. Безнең халык нәкъ менә шундый. Яшьләребезне дә илебезгә лаеклы гражданнар итеп үстерү – һәрберебезнең бурычы.

 

Николай Хвостов, мәктәп директоры, Югары Колчурино авылы:

–Бүген безнең бурыч – дәүләтебез җитәкчелеген төрле яклар хуплау, куәтләү, паникага бирелмичә, илдәге торыклылыкны ныгыту, конституцияле җәмгыятьне саклау. Менә шушы бурычны үтәсәк, үзебезнең дә, балаларыбызның да киләчәге якты булыр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *