Район икътисадында эшмәкәрләр өлеше 18 процент
Зәйдә бүгенге көндә 287 кече предприятие, 1197 эшмәкәр исәпләнә, эшмәкәрләр узган ел исә 29га күбрәк булган. Кимү тенденциясе иминият кертемнәре арту белән бәйле. Бүгенге көндә эшмәкәрлектә төп керемне күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре (29 процент), төзү белән шөгыльләнүчеләр (15,1), эшкәртү (8,4), күчемсез милек, аренда операцияләре белән шөгыльләнүче оешмалар (16,1), транспорт һәм элемтә (8,1), авыл хуҗалыгы предприятиеләре (6,7) кертә. Тулаем алганда район икътисадында эшмәкәрлек өлеше – 18 процент. Агымдагы елның март аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган икътисади совет утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекнең икътисадтагы өлешен 34 процентка җиткерәсе бар, диелде. Бу - сәнәгать мәйданнарын үстерү хисабына икътисад үсешенең яңа нокталарын булдыру. Зәй җитәкчелеге әлеге җәһәттән резидентлар җәлеп итү буенча эшне активлаштыруны, әлеге мәйданчыкларның тулы эшләвен тәэмин итүне төп юнәлеш итә.