Лениногорскида 373 укучы инша язды
3 декабрьдә Россия мәктәпләренең унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына кертү ролен үтәүче инша язды. Лениногорскида әлеге сынауны 373 чыгарылыш үтте.
Аларның 372 – быелгы чыгарылыш, берсе үткән елныкы. Иншаны “зачет”, “зачет түгел” дип бәяләделәр. Бездә 3 чыгарылышка зачет куелмады.
Аларга тагын бер мөмкинлек февраль – май айларында бирелә.