Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсе гимназиясе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бәйрәм кичәсен 11 сыйныф укучысы Рөстәм Камалов, 5 сыйныф укучысы Мария Маслова һәм Руслан Бәширов алып барды. Озак еллар буена гимназиядә хезмәт куйган ветеран укытучылар Әлфия Газизова, Тәнзилә Шәйхетдинова, Любовь Сычевалар коллективның шатлыгын уртаклашырга килгән иделәр.
Гимназиянең тарихы унтугызынчы гасырга барып тоташа. Балык бистәсе сәүдәгәр үзәге буларак укымышлы кешеләргә мохтаж булган. Авылның  белемле крестьянины  Иван Сурелин мәктәп оештыру эшенә алына, халык арасында уку йортының кирәклеге турында аңлату эшләре алып бара. Авыл халкы берләшеп, төзелеш өчен материаллар табып бина торгыза. Бу районның беренче мәктәбе Совет урамында урнашкан була. Бу вакыйгаларның барышын слайдларда күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера  Җәббәрова мәктәпнең төрле еллардагы эшчәнлеге һәм ирешкән уңышлары белән таныштырды. 
991 елларда мәктәпне Татарстанның атказанкан укытучысы Вера Шелкова җитәкләгән. Аның таләпчәнлеге, укытучыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә “Ел мәктәбе–1993” конкурсында җиңү яулыйлар. Һәм 1994 елда аңа гимназия исеме бирәләр. 1997 елда тагын бер җиңү алган өчен аларны компьютер классы белән бүләклиләр. Директорның оештыру сәләте көчле булуы, укытучыларның тәрбияви белеменең югары профессиональ дәрәҗәсе педогогик коллективның уңышына сәбәпче булып тора. 
Илсур Садыйков җитәкләгән чорда, гимназия  тормышы кызыклы мавыктыргыч булган. Гимназия депутатлар, Франция вәкилләре, халыкара икътисад банкы белән хезмәттәшлек иткән һәм бәйгеләрдә дә җиңүләр яулаган.  Хәзерге вакытта мәктәпне Данис Сатдинов җитәкли. Монда 560 бала белем һәм тәрбия ала.
Юбилей уңаеннан укучылар концерт программасы әзерләгәннәр. 5 А сыйныф укучылары күрсәткән сценарий ветеран укытучыларга рәхмәт сәламе булып иреште. Аннан барысы да гимназия гимнын башкарды.  Регина Шмелева, Эмилия Сафиуллина, Илдар Гаффаров җыр бүләк итте.
Бу көн беренче сыйныф укучылары өчен дә икеләтә бәйрәм булды. Аларны әлеге данлыклы гимназиягә кабул иттеләр. Алар тырышып укырга сүз бирделәр. Бәйрәмнән укучылар тәмле-томлы күчтәнәчләр белән таралыштылар.
 
Таңсылу Минһаҗева.
 
Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *