Алардагы ихтыяр көченең зурлыгы шаккаттыра
Минем әбием еш кына «Аллага шөкер» диеп әйтә. Бу сүзнең мәгънәсе турында моңарчы алай тирән уйланганым юк иде: сүзме сүз инде. Ә менә гимназиядә үткәрелгән бер очрашудан соң бу сүзләрнең хикмәтен аңладым мин.
Бу көнне гимназиябезгә минем апам Чулпан Габделганиева һәм аның дуслары – үзе шикелле үк сөйкемле, чибәр һәм тыйнак Зөлфия Галиева, Алсу Шәймөхәммәтова килде. Чулпан апамның тормышы, иҗаты миңа таныш булса да, хәтта мин дә аның үзем өчен яңа якларын ачтым. Ә аның белән якыннан таныш булмаган укучылар һәм укытучылар исә кызларның мавыгулары, тормышлары, истәлекләре турында бик кызыксынып тыңладылар. Инвалидларның «Фикердәш» җәмгыяте берләштергән әлеге кызлар үзләренең кызыклы, сәламәт кешеләрнекенә караганда да мәгънәле тормышларын бәян иттеләр. Аларның спорт ярышларында һәм башка бәйгеләрдә катнашып яулаган грамота, медальләре егет-кызларны гаҗәпләндерде. Аеруча әле быел беренче тапкыр үткәрелгән «Татарстан энҗе бөртеге» бәйгесе турында сөйләүләре ошады безгә. Чулпан апа шигырьләрен ничек иҗат итүе, китап чыгару кыенлыклары турындагы серләрен дә чиште, үзе яраткан шигырьләрен укып та күрсәтте. Кызлар безне кызыксындырган һәр сорауга иренмичә җавап бирделәр.
Ә мин үзебезнең сау-сәламәт булуыбызга, сугышлар булмаган тыныч җирләрдә яшәвебезгә сөенеп, әбием әйткәнчә, «Аллага шөкер» икән дип уйланып утырдым. Быел 9нчы сыйныфта имтихан бирәсе бар дип куркабыз, әзерләнергә теләмәгән, иренгән иптәшләрем дә бар. Минемчә, очрашуда катнашкан Чулпан, Алсу, Зөлфия апаларның ихтыяр көче, максатчанлыгы, тырышлыгы, оптимизмы безгә һәр эштә үрнәк булырга тиеш.