Зәйдә яшь йөзүчеләр көч сынашты
Зәйнең физкультура-спорт комплексы бассейнында кече яшьтәгеләр арасында йөзү ярышлары үтте. 30 бала арасында төрле стильдә йөзүдә беренче урыннарны Раил Латыпов, Рифат Шәмсетдинов, Злата Моторина, Елена Шушарина яуладылар.

