Зәй районында терлекләрнең баш саны артуга бара
Агымдагы ел башыннан Зәй агрофирмаларында бозау алу буенча уңай үзгәрешләр бар. Бу аеруча “Зәй” һәм “Зәй шикәре” агрофирмаларында күзәтелә. “Зәй”дә ел башыннан 139 бозау алынды, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 41 башка артык. “Зәй шикәре”ндә исә бу күрсәткеч -110, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ул 28 бозауга артык.