Зәйдә кул эшләре осталары шәхси күргәзмәләр оештыруны башлады (фотолар)
Бүген Зәйдә яшьләр эшләре идарәсе һәм милли мәдәни үзәк, хатын-кызлар советы тарафыннан оештырылучы кул эшләре осталарының шәхси күргәзмәләрен оештыру старт алды. Иң беренче булып үзенең күргәзмәсен шәһәрдәшләребезгә, районыбыз кунаклары хозурына “Орион” сәүдә челтәре мөдире, эшмәкәр Венера Шалафаева тәкъдим итте. Һәрвакыт хезмәттәге ханым тапкырлап чигү эшләрен башкарырга да вакыт таба икән. Соңгы 4 елда ул чиккән картиналар инде 100дән арткан, шуларның 102сен ул үзенең беренче шәхси күргәзмәсенә чыгарды. Читать дальше...