Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Александр Ишмулкин)

Кәҗәләр кәбестә ярата
 
Бу 1982 елда Югары Матак авылында булды. Миңа ул чакта 12 яшь иде. Авыл халкы бик күп сарык һәм кәҗә асрыйлар иде. Көтү чираты җиткәч, әти белән әни малларны көтәргә  мине җибәрделәр. Кояшлы эссе көндә сарыклар бик ашамыйлар да, бер күчкә җыелып торалар. Ә кәҗәләр кызуга карамый, көне буе үлән уртлаудан туктамыйлар. Төш вакыты җиткәч, көтүне бер урынга тупладым да тамак ялгарга утырдым. Бераз ял итәргә яттым. Күпмедер вакыт үткән саен торып карыйм – маллар урыннарында. Берзаман башым күтәрсәм – кәҗәләр юк. Йөгерә-йөгерә эзләргә тотындым. Кая гына бармадым, юк, таба алмыйм.
 
Безнең авыл яныннан Актай елгасы агып үтә. Ә елга буенда авыл халкының кәбестә бакчалары. Минем кәҗәләрем шунда кергәннәр икән. Тизрәк кәҗәләрне куып чыгардым. Бакча хуҗалары мине һәм әти-әниемне ачуланырлар дип бик курыктым. Шуннан соң инде кәҗә-сарыкларны бер генә минутка да күздән югалтмыйча, бик тырышып сакладым. Кич кенә авылга куып кайтардым. Менә бит, кәҗәләрдән теләсә нәрсә көтәргә була.
 
Өйгә ашыктыра
 
Бу очрак та балачагымда, җәй көнендә булды. Көтү кергәндә без кулыбызга ипи кисәкләре тотып малларны каршы ала идек. Ул кичне мин көтүдән сарыкларны каршыладым. Үзем алдан барам, ә сарыклар минем арттан теркелдиләр. Берзаман мин  тикторганнан егыла башладым. Атлыйм-атлыйм да егылам, атлыйм-атлыйм да егылам. Артыма борылып карыйм  –  сарыклардан һәм кәҗәдән башка беркем юк. Күрәсең, мине зур мөгезләре белән кәҗә төртеп-төртеп җибәргәндер. Аңа, мөгаен, ипи җитми калгандыр. Шуңа күрә арттан төртеп өйгә ашыктыргандыр.
(Бу хәлләрнең икесе дә әнием Надежда Ишмулкина белән булган. Мин аның исеменнән яздым. Без хәзер дә сарыклар асрыйбыз, ә кәҗәбез юк).

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *