Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Хузангай"да ремонт эшләре гөрләп бара

Урамда әлегә буранлы салкын кыш. Әмма көн үткән саен яз якынлаша. Димәк, язгы кыр эшләренә әзерлекне дә сузарга ярамый.
 
 
Республика Министрлар Кабинетының видеорежимда үткән соңгы киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 1 апрельгә кадәр чәчү, җир эшкәртү техникасын ремонтлап куюны таләп итте.
 
–Безне алда зур күләмле һәм күп чыгым таләп итүче хезмәт көтә. 49 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарасыбыз бар,–ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев. –Чәчүне үзвакытында һәм сыйфатлы үткәрү өчен техниканы бүгеннән карап чыгарга, төзекләндерергә кирәк.
 
Техник базага килгәндә, районыбыз ул яктан бик хәлле. Бездә бүген барлыгы 3400 тырма (алар тулысы белән эшкә әзер), 135 культиватор, 12 чәчү комплексы, 224 берәмлек төрле маркалы тракторлар бар. Хуҗалыклар алдына тагылма агрегатларны – 1 мартка, ә тракторларны 1 апрельгә  кадәр  ремонтлап бетерү бурычы куелган.
 
Шушы көннәрдә без районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе – "Хузангай" кооперативында булып кайттык. Чәчү техникасын ремонтлауга да биредә районда беренчеләрдән булып керешкәннәр. 800 тырманы декабрь аенда ук төзәтеп куйганнар. Культиваторлар да эшкә әзер. Жиде чәчү агрегатының  өчесен  генә ремонтлыйсы, 25 К-701 тракторының 14 ен сафка бастырасы калган. 15 "Беларусь" тракторы бүгеннән кырга чыгарга әзер. 
 
–Хезмәт өчен барлык шартлар тудырылган. Үзегез күреп торасыз, механизаторларыбыз җылытылган биналарда эшли. Ашханәдә кайнар ризык белән тукланабыз,–ди кооператив механигы Николай Кузнецов.
 
Баш инженер Николай Красильников март ае азагына барлык техниканы ремонтлауны төгәллиселәренә ышандырды.
–Запас частьларга кытлык юк, шуңа эшләргә бик уңай,–ди баш инженер. 
 
"Хузангай"да эшләр әнә шулай гөрләп бара. Әмма  районның башка хуҗалыкларында  аксый әле. Ә бит һәр җирдә бу мөһим хезмәткә кичекмәстән керешергә кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *