Зәй аграрийлары уртача хезмәт хакы арта төште
Зәй районының авыл хуҗалыгы тармагында 2014 елда 1490 миллион сум акчалата керем алынган. Бу 2013 елга карата 105 процент тәшкил итә. Керемнең 535 миллион сумы - ит җитештерүдән, 900 миллионы үсемлекчелектән алынды. Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы узган ел 13,6 мең сумга җиткән. Бу 2013 елга караганда 8 процентка күбрәк.