Зәйдә торак милекчеләре ширкәтләре хисап тота (фотолар)
Зәйдә торак милекчеләре ширкәтләре еллык эшчәнлеккә халык алдында хисап тота башлады. Шәһәрнең татар гимназиясе актлар залында “Зәй торак-коммуналь хуҗалык идарәче компания“ җаваплылыгы чикләнгән ширкәте күпфатирлы йортларда яшәүчеләр алдында хисап тотты. Әлеге ширкәткә Зәйдә - 83, авыл җирлекләрендә 13 йорт карый. Аның иктисади эшчәнлегендә төп юнәлеш булып торак фондын эксплуатацияләү һәм идарә итү тора. Торак фондына подрядчы оешмалар - “Жилремстройсервис” белән “Заинскровля” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре хезмәт күрсәтә. 2008 елдан әлеге ширкәттә барлыгы 72 йортка капиталь ремонт ясалды. Узган ел исә 4 йорт төзекләндерелде. Агымдагы елда 29,9 миллион сумга 5 йорт төзекләндерелер дип көтелә.