Ике яшьлек оныгы әбисен балконда бикләп калдырган
Коткару хезмәтенә кызыклы гына хәбәр килә: бер хатын халаттан яланбаш көе балконда бикләнеп калган. Шул килеш ул урамда ике сәгать вакыт уздырган.
Бу хәл Чаллыда була. Коткарыру хезмәткәрләре эшнең нидәлеген абайлап ала. Баксаң, әбине суык балконда үз оныгы бикләп калдырган икән. Балконга эш белән генә чыккан әбине оныгы эчтән шаяртып бикләп куя. Әмма аннан ишекне ача алмый, уйнарга башка бүлмәгә чыгып китә. Шулай итеп әбигә коткаручыларны чакырырга туры килә.

