Добавить новость
Новости сегодня



Февраль
2015

Новости за 17.02.2015

«Зәй офыклары» 

Зәйдә хезмәт урынындагы бәхетсезлек очрагын полицийскийлар ачыклый

Зәй эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, кичә кич үзәк дәваханәдән ике ир-егет 2-3 нче дәрәҗә пешү җәрәхәтләре алуы турында хәбәр алына. Полиция хезмәткәрләренә пешкән ир-атлар үз хуҗалыкларында  дуңгыз суеп, аны газ белән өтәләгәндә шартлау барлыкка килүен, нәтиҗәдә пешү җәрәхәтләре алуларын әйтәләр. Әмма тикшерә башлагач, аларның “ Каматранссервис”  оешмасында төзекләндерү эшләре барышында пешүләре ачыкланды, ди эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева. Эретеп ябыштыру эшләре барышын да газ килүче шлангның тишек булуы нәтиҗәсендә... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Республикада ОРВИ эпидемиясе баш күтәрә

Роспотребнадзорның республика җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанның биш шәһәрендә ОРВИ һәм грипп эпидемиясе игълан ителү турында белдерде.  Соңгы атнада Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Казан  шәһәрләрендә эпидемия бусагасын узу күзәтелгән. Ә Казан, Әлмәттә, Минзәлә районында 9 мәктәпнең ябылуы, республика буйлап 14 мәктәпнең  33 сыйныфында дәресләр туктатылуы билгеләнә. Әгәр дә бер сыйныфта укучы балаларның 25 проценты авырса, директор боерыгы белән ул сыйныфта укулар туктатыла.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Әлмәт кызы ТНТ каналындагы "Холостяк" тапшыруында катнаша

Әлмәт кызы, КФУ студенты Дарья Канануха ТНТ каналында бара торган «Холостяк» шоу-тамашасының өченче сезонында катнашачак. Ул анда башка кызлар белән беррәттән Comedy Club егете Тимур Батрутдиновның йөрәген яуларга тырышачак. Сүз уңаенда әйткәндә, Тимур татар егете. Дарья тумышы белән Әлмәттән, май аенда аңа 23 яшь тула.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

26 яшьлек егет югалган

Фидаил Фазлиахметов 10 февраль көнне өеннән чыгып китә. Шуннан бирле аны күрүче булмый. 26 яшьлек Чаллы егете ЗЯБ бистәсендә яшәгән. Ул көнне ул дусты янына ГЭС районына барачагын туганнарына хәбәр итә.  

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

74 яшьлек әби ирен самовар белән бакыйга “озаткан”

Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән суккан, җәрәхәтләнү-имгәнү нәтиҗәсендә, ир-ат шунда ук җан биргән.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Ирен таба белән бәреп үтергән

Бер гаиләдә чыккан низаг фаҗигале тәмамлана.

Чаллыда яшәүче 77 яшьлек хатын ире белән талаша һәм ачуыннан кулына эләккән беренче әйбер - чуен таба белән иренең башына менеп төшә. 72 яшендә булган бабай алган имгәнүләрдән җан бирә. Хәзер әлеге эш буенча тикшерү бара. 

«Зәй офыклары» 

Сәхнәдә - Хатынь тарихы

Зәйдә Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында “Җиңү салюты” иҗат  фестивале дәвам итә. “Энергетик” Мәдәният сараенда Зәй коррекция мәктәбе, балалар иҗат йорты, “Урман әкияте” һәм “Уймак кыз “ балалар бакчалары коллективлары  Хатынь авылы тарихын (1943 елның 22 марты) сәхнәләштерде. Явыз дошман авылга кереп, аны чорнап ала. Баксаң, партизаннар Хатыньнан ерак булмаган 6 чакрым җирдә, иртән дошман автоколоннасына атып, немец офицерын үтергән булганнар. Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Чиябаш авыл җирлегендә яшәүче халыкның еллар буе хәл ителми килгән проблемасы бар

Чиябаш авыл җирлегендә яшәүче халыкның еллар буе хәл ителми килгән проблемасы бар. Ул да булса – пай җирләре. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында да шул сорау беренче булып күтәрелде.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй ветераны Анна Моисеевага – 92 яшь

Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага бу көннәрдә 92 яшь тулды.  Ул үз теләге белән 1942 елда фронтка китә,  сугышның ахырына кадәр  хәрби-кыр госпиталендә  шәфкать туташы булып хезмәт итә. Анна Ивановна күпме яралы солдатларны үлем тырнагыннан алып калган!  Ул “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Берлинны алган өчен” медале һәм башка бик күп бүләкләр белән бүләкләнгән. Анна Ивановна,  өлкән яшьтә булуына карамастан, күңеле белән яшь, оптимист рухлы. Аны туган көне белән яшьләр эшләре идарәсе белгечләре котладылар. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Сак булыгыз! 95 ле бензин урынына 80 лесен салалар

Бездә сыйфатсыз ягулык салу очраклары бик еш күзәтелә башлаган.

Автомотоассоциация оешмасы Россия ягулык салу станцияләрендәге ягулык сыйфатын тикшергән. Баксаң, бездә 30 % бензин сыйфатсыз булып чыккан. Андый ягулык станцияләргә кече нефть эшкәртү заводларыннан килә икән. Шулай ук станцияләрдәге чеклар буенча күп очракта 95 ле сыйфатлы дип саналган бензин урынына 80 ле номерлысын сала торган булганнар.

«Заман сулышы» 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскида булып китте

Үзебездә җитештерелгән продукция экологик яктан чистарак та, файдалырак та, диде республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карап йөргәндә. 

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт егете Илнур хәйрия фонды оештырган

Татарда изге йөрәкле дигән төшенчә бар. Гадәттә, без аны яхшы гамәлләр кылган, саф, эчкерсез кешеләргә карата кулланабыз. Андыйларга олы йөрәкле дип тә әйтәбез әле. Табигатьтән килә микән ул, әллә тормыш үзе өйрәтәме?

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Гүзәлне Зәй яшьләр идарәсе котлады

15 февральдә Гүзәл Гыйльметдиновага 9 яшь тулды.  Кызның физик мөмкинлеге чикле.  Бу көнне аны яшьләр эшләре идарәсе белгечләре котлап, бүләк тапшырдылар,  җылы теләкләрен җиткерделәр. Гүзәл үзенә булган игътибарга,  котлаулардан бихуш калды.

«Авыл офыклары» 

Балык бистәсе районы Күгәрчен авылында яңа завод эшли башлады (ФОТО)

Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары Васил Шайхразиев  “Русский Мрамор“ җәмгыятенә караган Еврокүләм колачлы комплексның яңа заводын ачуда катнашты. Әлеге заводның Күгәрчен җирлегендә төзелүе күпләр өчен мәгълүмдер диеп фаразларга кирәк. Чөнки, бу төзелеш хакында аз язылмады, аз сөйләнмәде. 

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Читтә йөргәннәрнең күңелендә, чайпалырга торган сагыш бар...

Юлсубино Мәдәният йорты җитәкчесе Әминә Гатиятова оештырган һәр чараны көтеп ала тамашачы. Чөнки биредә үткәрелә торган бәйрәмнәр, кичәләр нинди генә теманы яктыртмасыннар, тәрбияви, мәгънәле булулары белән аерылып торалар. 

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Урман "кунагы" - селәүсен искезәйлеләрнең тынычлыгын алды (фотолар)

 Бүген төнлә Зәйнең Иске Зәй бистәсе урамнарында полиция хезмәткәрләре шәхси секторга килеп чыккан селәүсен (рысь) белән көрәште. Чыннан да, көрәшкән дип әйтергә урын бар, чөнки бистәдә яшәүчеләрнең йокысын качырган селәүсен полиция хезмәткәрләренә ыргылгач, аны атып үтерергә туры килә.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт паркы ярышларга, концерт карарга һәм коймак ашарга чакыра

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге Әлмәт шәһәр паркында чаралар үткәрелеп кенә тора. 21 февраль, шимбә көнне анда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрле чаралар планлаштырылган.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Лениногорскилы Мөгътәсим Мәмәтовка Мактаулы исем бирелде

Авыл хуҗалыгы тармагы үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Әлмәт" агрохимия хезмәте станциясе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Мәмәтов Мөгътәсим Исмәгыйль улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *