Добавить новость
Новости сегодня

Урман "кунагы" - селәүсен искезәйлеләрнең тынычлыгын алды (фотолар)

Бүген төнлә Зәйнең Иске Зәй бистәсе урамнарында полиция хезмәткәрләре шәхси секторга килеп чыккан селәүсен (рысь) белән көрәште. Чыннан да, көрәшкән дип әйтергә урын бар, чөнки бистәдә яшәүчеләрнең йокысын качырган селәүсен полиция хезмәткәрләренә ыргылгач, аны атып үтерергә туры килә.

17 февральдә иртәнге 2 сәгать 30 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Зәй бүлегеннән полициянең дежур частена Макаров урамы 32/2 йорты хуҗаларыннан ишегалларында ерткыч җәнлек булуы турында хәбәр алына. Оператив төркем тиз арада гадәттән тыш хәл булган урынга чыкса да, аның эзенә тиз генә төшү мөмкин булмый. Яңадан селәүсеннең ишегалларында пәйда булуы турында иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә Макаров урамы, 7/1 йортыннан Лариса ханым шалтырата. Әлеге ханымның килене Алена Гыйльманова сөйләвенчә, селәүсен аларның этләре белән сугышкан.

- Әни безне уятканда, этебез үз оясына кереп качкан, ә селәүсен аны чыгармаска тырышып, оя төбендә саклап утыра иде. Ә эт оясы тирәсендә - кан таплары. Әни этебез өргәнгә уянган да аны башка эт белән сугыша дип уйлап, тәрәзәне ачып куркытырга теләгән, ә селәүсен исә әнигә дә ыргылган. Ул ихатага кыргый җанвар керүен аңлап, тиз генә тәрәзәне ябып куйган. Мин селәүсенне фотога төшерергә керешкәч, ул яктылыктан куркып, капка астыннан чыгып китте. Бераз торгач, ирем урамга чыгып караса да, аның кая китүен  аңлый алмаган, - ди Алена.

Икенче кабат селәүсенең Иске Зәй бистәсе буйлап йөрүе турында хәбәр алынгач, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре  һәр урамны җентекләп күзәтүгә керешә. Ниһаять, алар урман “кунагын” Полевая урамында очрата.

- Машинадан чыгуга, безне күреп алган селәүсен ыргылып безгә таба килә башлады. Инде иртәнге сәгать бишләр җитү сәбәпле, урамның теге башында эшкә барырга чыккан кешеләр күренә башлаган иде, кыргый хайваннан зыян күрү куркынычы булуын истә тотып, мин аңа аттым. Тик селәүсен сикереп куйды да тагын да ырылдап, минем өскә килә башлады, тагын бер тапкыр аткач, куркып биек койма ягына сикерде, әмма яраланып хәле киткән иде, койманы сикереп чыга алмады. Бер-бер артлы тагын ике тапкыр аттым, шуннан соң гына ул егылды, - дип сөйли оперуполномоченный Алексей Муханов.

Әлеге вакыйганың шаһиты булган Иске Зәй бистәсе участок инспекторы Рамис Минһаҗев та хәлнең шактый кискен булуын әйтә. Ул селәүсенең  шул дәрәҗәдә усаллануын, юлында кеше очраса өзгәләп ташлау куркынычы булуын ассызыклый. Ә кыргый җанварның кайдан килеп чыгуы белән кызыксынуга каршы ул:

- Селәүсен  безнең урманнарында бар. Бу турыда аучылардан еш ишетергә туры килә. Тик моңа кадәр әле аларның торак пунктларга килгәне юк иде. Моның сәбәбен ачыклау бик мөһим, - ди.

Район баш ветеринария табибы Фоат Исламов әйтүенчә, кыргый җанварның шәхси секторга килүе юкка түгел. Аның фикеренчә, селәүсен  я котыру чире белән авырый, я ул - ач.  Ничек кенә булса да, ветеринарлар селәүсенне Чаллыдагы махсус лабораториягә илтеп тапшыралар. Анда ул тикшерү үтәчәк.

- Селәүсендә котыру чире ачыкланмаса да, ул тулысынча үтилләштереләчәк. Чөнки кыргый хайван чирләмәсә дә, ул әлеге вирусны йөртүче булырга мөмкин. Шуңа күрә аның тиресен дә кулланырга ярамый. Гомумән, соңгы вакытта Иске Зәй территориясендә без ике котырган төлкенең хуҗалыкларга килү очрагын теркәдек. Бистәдәге барлык этләргә дә алдан ук котыру чиренә каршы прививка ясалды,- ди баш ветеринар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *