Добавить новость
Новости сегодня

Балык бистәсе районы Күгәрчен авылында яңа завод эшли башлады (ФОТО)

Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары Васил Шайхразиев  “Русский Мрамор“ җәмгыятенә караган Еврокүләм колачлы комплексның яңа заводын ачуда катнашты. Әлеге заводның Күгәрчен җирлегендә төзелүе күпләр өчен мәгълүмдер диеп фаразларга кирәк. Чөнки, бу төзелеш хакында аз язылмады, аз сөйләнмәде. 

Инде мрамор ит җитештерүче заводка килгәндә, биредә әлегә 52 кеше  эш урынлы булачак. Бүгенге көндә дүрт белгеч ит түшкәләрен сөягеннән арындырып торалар. Хуҗалар әйтүенә караганда, аларның һәркайсының сменага икешәр тонна ит эшкәртү мөмкинлеге бар икән. Алардан ары берничә эшче әрҗәләргә төшкән итләрне сортларга бүлеп тартмаларга тутырып торалар. Аннан, продукция сәүдә нокталарына озату өчен әзерләнә башлый. Бүгенге көндә биредә җитештерелгән сыйфатлы продукция Мәскәү базарларына юл тота икән. Нәтиҗәләр әлеге экологик чиста продукциягә сорауның зур булуын күрсәткән.
 
 Бу уңайдан, “ Русский Мрамор” җәмгыяте генераль директоры Рустәм Нурутдиновның үзен тыңлап карыйк:
 
- Әлеге проектның бәясе 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Ит продукциясен беренчел эшкәртү, аны сату челтәрләренә озатуга әзерләү заводының ачылуы, бу олы инновацион проектыбызны тормышка ашыруда ныклы һәм ышанычлы адымыбыз булды.Бу  заводны сафка бастыру балыкбистәлеләр өчен дә зур мөмкинлекләр, перспективалар ача. Беренче көннәрдән үк заводны чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе алга килеп баса. 
 
Идрис Аметов, 
Вазыйх Фатыйхов. 
 
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Фото авторы: Идрис Аметов.
 
Укыгыз: Васил Шайхразиев: әйткән сүз- аткан ук # Олы кунак безнең спорт үзәгенең эшчәнлеге югары бәяләде (ФОТО)# Районыбызга Татарстан Республикасы премьер –министры урынбасары Васил Шайхразиев рәсми визит белән килде (ФОТО)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *