Добавить новость
Новости сегодня

Читтә йөргәннәрнең күңелендә, чайпалырга торган сагыш бар...

Юлсубино Мәдәният йорты җитәкчесе Әминә Гатиятова оештырган һәр чараны көтеп ала тамашачы. Чөнки биредә үткәрелә торган бәйрәмнәр, кичәләр нинди генә теманы яктыртмасыннар, тәрбияви, мәгънәле булулары белән аерылып торалар. 
Күрше Ямаш авылында яшәсәк тә Юлсубинода үтә торган чараларның берсен дә калдырмаска тырышабыз. Ул кичәләрдә җаннарыбызга рәхәтлек алабыз, күңелләребезне рухи азык белән тулыландырабыз. Кичәдән соң да уйлар безне атналар буе шул бәйрәмнәрдә йөртә. 
 
Бу бәйрәм дә кунаклар, тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле. Бәйрәмнең кунаклары Юлсубино авылында туып, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче, халыкның хөрмәтен казанган, абруйлы, зыялы шәхесләр иде. Кичәнең исеменнән аңлашылганча туган авылны, әткәй нигезенең иң кадерле, изге, якын булуын һәр чыгыш ясаучы матур, мәгънәле итеп тамашачыга җиткерде. Инде 90 нчы дистәләрен ваклаган Нурлыбанат апа Мостафина, Миңсара апа Хәйруллиналарның чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. 50 елга якын гомерен Татарстаннан читтә үткәргән Илһамия апа Нуретдинова бүген туган нигезенә кайтып урнашкан. Инде олы яшьтә булса да,  туган йортын күпләр көнләшерлек итеп үзгәрткән, матурлаткан. 80 нче дистәсен вакласа да Илһамия апа матур җырлары белән тамашачыны сокландырды, үзе язган шигырьләрен укыганда күпләрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
 
40 елга якын гомерен Казахстанда яшәгән Шәмсия Әхмәдиева яшьлек хатирәләрен барлап, тамашачы белән эчкерсез аралашты. Казахстанда яшәгәндә дә төрле фестивальләрдә катнашкан, төрле ансамбльләрдә җырлаган. Шәмсия профессиональ дәрәҗәдәге җырларын тамашачыга бүләк итте.
 
Рәхилә Җәләлова.
Ямаш авылы.
 
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Фото авторы: Нияз Шайдуллин. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *