Әлмәтнең район башлыгы Мәҗит Салихов отставкага китә
Бу минутларда Әлмәттә “Нефтьче” Мәдәният сараенда район Советы сессиясе бара. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Сессиядә депутатлар районның социаль-икътисади үсеше белән беррәттән район башлыгы Мәҗит салиховның вакытыннан алда вазифаларын туктатуы турындагы сорауны да тикшерделәр. Ул район башлыгы итеп 2012 елның мартында сайланган иде.