Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Февраль
2015

Новости за 19.02.2015

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балык бистәсендә яшәүче хөрмәтле авылдашым Фәйзрахман Мөхәммәтхан улы НОТФУЛЛИНның 25 февральдә 75 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Лениногорскиның Балалар иҗат йортында – “Җитмеш мактаулы эш”

18 февраль көнне Балалар иҗат йортының актлар залында “Җитмеш мактаулы эш” тимурчылар отрядының I яртыеллык нәтиҗәләре буенча иҗади отчеты узды, дип хәбәр итә 2 нче мәктәп сайты. 

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Фәрит Габдулла улы МОСТАФИНның 22 февраль көнне 60 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Искеарышлылар үзешчән концерты белән Яншык авылында яшәүчеләрне канәгатьлек хисләре калдырганнар

Районыбыз мәдәният йортлары арасында бер-берсенә концерт тамаша, җыр бәйрәм кичләре белән “кунакка” бару матур гадәткә әйләнде.  

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

«Тонированный» тәрәзәле машиналар калырмы?

Татарстанда машина тәрәзәләрен «каралтырга» яратучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. 2015 ел башланып әле ай ярым вакыт кына узуга карамастан, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 8,7 мең (!) шундый хокук бозу очрагын ачыклаган инде. Билгеле булганча, машина пыялаларын тонировкалау караңгыда аеруча куркыныч. Мондый шартларда машина хуҗасының юлдагы вәзгыятьне контрольдә тоту мөмкинлеге бермә-бер кими икән. Әле алай гына да түгел, тулысынча “каралтылган” машиналарны, кагыйдә буларак, җинаятьчеләр үз итә. Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Әлмәт районы башлыгы эшеннән китте

Бүген Әлмәт район Советы сессиясендә район башлыгы Мәҗит Салиховның отставкага китү мәсьәләсе каралды. Шушы минутларда Мәҗит Салиховның вазифаларын вакытынннан алда калдырып китүе билгеле булды. Ул әлеге вазифага 2012 елның мартында сайланган иде. Мәҗит Салиховка Татарстанда төзелеш эшен контрольдә тоту буенча яңа структураны җитәкләү тәкъдим ителгән.

«Әлмәт таңнары» 

Гомере түбәдән егылып өзелгән

Түбәдән кар чистартканда 55 яшьлек түбә ябучы егылып төшә.

Бөгелмәле алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була. Түбәне саклану чаралары кигән эшче чистартырга тиеш була. Әмма ул махсус киемен киеп маташкан арада түбә ябучы эш күләмен бәяләү өчен икенче катка тәрәзә аша менеп китә һәм егылып төшә.  

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Сабакай авылында яшәүче киявебез Альберт Габдулхак улы БӘДРЕТДИНОВның 24 февральдә туган көне.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

23 февральдән 1 мартка йолдызнамә

Кучкар (21.03-20.04)лар, эшкә дә, шәхси тормышка да вакытны җиткерергә туры киләчәк. Шулай да, хискә бирелеп китеп, эш турында онытып җибәрмәгез. Сөйгәнегез белән ачуланыштыгыз икән, ялгыш адымнар ясап хата кылмагыз, үкенечле булуы ихтимал. 

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Язгы чәчүне уздыру өчен 15 миллиард сум акча кирәк

Быел язгы чәчү чорының катлаулы булачагын фараз итәләр.

Татарстан Президенты ничек кенә булса да чәчүлекләрне саклап калу кирәклегенә күрсәтә. Ашламаларга гына 1 миллиард сум акча кирәк. Әмма республикада кыр эшләре өчен 5-6 миллиард сум гына бар. Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә калган сумманы табу өчен банклар белән эшләргә әйтте.  

«Заман сулышы» 

Лениногорскиның Шөгер авылы укучылары фольклор бәйрәмендә

12 нче лицейда үткән фольклор бәйрәмендә катнашкан укучыларыбызга сокланып кайттым. Безнең В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбеннән 5 “А” сыйныфы укучылары халкыбызның йөзек кашы булган “Нәүрүз” бәйрәмен тәкъдим иттеләр. Балалар үзләренең сөйләмнәре,  әзерлек дәрәҗәсе, башкару осталыгы, эстетик зәвыклылыклары белән жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итеп, “Ил йоласыз булмас” номинациясендә  беренче урын яуладылар. 

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Кар чистартучы ир-ат түбәдән егылып төшеп үлгән

Бөгелмә шәһәрендәге гадәттән тыш хәл 17 гыйнвар иртәсендә булган. "Уютный дом" ширкәте хезмәткәре, 55 яшьлек ир-ат ике катлы йортның түбәсенә кар көрәгән вакытта менгән була. Түбәдән егылып төшкән ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан биргән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелә.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлануына биш ел булды

Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлавыбызга биш ел булды. Аллага шөкер, бинаның эчке эшләре генә калып бара. Мәдрәсә мондый уку йортының кирәклеген аңлаган, Аллаһның барлыгына ышанган кешеләрнең Ходай ризалыгы өчен дип биргән сәдакалары ярдәмендә салына.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт мөгаллимнәре көрәшкә күтәрелде

 “2015 елның иң яхшы укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 24 мөгаллим 3, 4, 7, 10, 17 нче мәктәпләрдә, 5 нче гимназиядә  – барлыгы тугыз мәйданчыкта үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Балык бистәсендә “Ел укытучысы-2015” конкурсының финал өлеше узды (ФОТО)

Конкурсның беренче турында районның утыз укытучысы  катнашкан. Мәктәп сайтына, укытучының шәхси сайтына куелган методик материаллар бәяләнеп жюри тарафыннан ундүрт укытучының эше сайлап алынды.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Котлыйбыз!

Рус Әшнәгендә яшәүче Җәүдәт Габдулла улы ГАРИПОВның 23 февраль көнне 55 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Бәйгедә катнашкан Зәй ветераны "ТАТМЕДИА" АҖ бүләге алды (фотолар)

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте  2015 елның беренче яртыеллыгында да газета-журналларга язылу чорында "Язылучыга Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Төп бүләк - Apple iPad Air 64 Gb (бер кешегә - 30000 сумлык), өстәмә бүләк - Samsung фотоаппараты (өч кешегә – 4990шар сумлык) һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләкләре  (500әр сумлык) бирү каралды. Бәйгенең шарты буенча язылучылар башкаларга караганда тиз арада "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең кимендә өч газета яки журналына (ул 91 газет... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттән бер оешма җитәкчесенең эше судта

Прокуратура Әлмәтнең «Агро-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорын 6,7 млн сум салымнарны яшереп калдыруда гаепләү эшен судка тапшырды, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт кафеларының берсендә шикле продукция кулланылган

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре үткәргән планлы тикшерү барышында Әлмәт районындагы ИП «А.А. Низамов» кафесында мәҗбүри ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу факты ачыкланган.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *