Әлмәт мөгаллимнәре көрәшкә күтәрелде
“2015 елның иң яхшы укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 24 мөгаллим 3, 4, 7, 10, 17 нче мәктәпләрдә, 5 нче гимназиядә – барлыгы тугыз мәйданчыкта үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте.
Аларга бәя дәресләр, методик семинарларның ничек үткәрүенә, эш тәҗрибәләрен тәкъдирләвенә карап бирелә.